Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

«Маяк» газетасы республика тармак министрлыклары уздыра торган конкурсларда даими катнаша һәм призлы урыннар яулап тора. Кичә тагын бер куанычлы хәбәр алынды: безнең газета "ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла торган программаны яктыртучы иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә призлы 3нче урынга лаек булган һәм Диплом белән бүләкләнгән. ***...

«Маяк» газетасы республика тармак министрлыклары уздыра торган конкурсларда даими катнаша һәм призлы урыннар яулап тора. Кичә тагын бер куанычлы хәбәр алынды: безнең газета "ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла торган программаны яктыртучы иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә призлы 3нче урынга лаек булган һәм Диплом белән бүләкләнгән.

***

"Маяк" газетасы редакциясе кичә Актүбәдә бистә тормышчанлыгына кагылышлы мәсьәләләр буенча "Туры элемтә" уздырды. Анда шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе вәкаләтле органы, башкарма комитеты вәкилләре, төзекләндерү буенча җаваплы предприятие, оешма җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Элемтә барышында халыктан дистәләгән сорау, киңәш-тәкъдимнәр керде. Аларга җаваплар газетабызның алдагы саннарының берсендә урын алачак.

***

М.Хәсәновның тууына 85 ел тулу уңаеннан 26 декабрьдә 11.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә олуг язучыны искә алу кичәсе үткәрелә. Китап сөючеләрне әдипнең әсәрләре, тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, замандашларының истәлекләре көтә.

***

"Азнакайнефть" идарәсендә берничә ел инде хезмәткәрләрнең балалары ясаган рәсемнәр күргәзмәсе үткәрелә. Быел анда 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр 85 бала катнашты, иң яхшы рәсемнәр идарә аппараты бинасында "Кышкы әкият" күргәзмәсендә урын алды.

***

Чаллы шәһәрендә узган "Бергә җыелган чакта" өченче халыкара фестивальдә Азнакай сәнгать мәктәбенең "Огоньки" бию коллективы "Эстрада биюе" номинациясендә 3нче дәрәҗә дипломга һәм "Талантлар планетасы" балалар иҗатын үстерү һәм яклау фондының 2013 елдагы җәйге программасында ике кешегә бушлай катнашу хокукы биргән сертификатка лаек булды. Коллективның җитәкчесе Лилия Галимова "Иң яхшы укытучы" дипломы белән бүләкләнде.

***

Иртәгә - 22 декабрь көнне, шәһәрнең чаңгы базасында Азнакай һәм район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында кышкы сезон ачылуга багышланган чаңгы ярышлары уздырыла. Ул ирекле стиль буенча булачак. Ир-атлар 5 км, хатын-кызлар - 3 км арада узышачак.
Ярышларда катнашучы спортчыларны теркәү сәгать 9да башлана, старт сәгать 10да бирелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

***

Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Әгәр балигъ булмаганнарга алкоголь саткан физик затларга элек штраф күләме 3-5 мең тәшкил иткән булса, моннан соң ул 30-50 мең сум булачак. Законны бозган очракта, вәкаләтле затларга 100-200мең, юридик затларга 300-500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Шәхси эшмәкәрләр вәкаләтле затларга тиңләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача