Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Бүген башкалабыз Казанда узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының VII съездында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге 30 кешелек делегация катнашты. Муниципаль берәмлекләрдән килгән делегатлар алдында Азнакай район Советы депутаты, ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумы әгъзасы, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галееваның чыгыш ясавы да безнең район өчен зур...

Бүген башкалабыз Казанда узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының VII съездында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге 30 кешелек делегация катнашты. Муниципаль берәмлекләрдән килгән делегатлар алдында Азнакай район Советы депутаты, ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумы әгъзасы, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галееваның чыгыш ясавы да безнең район өчен зур мәртәбә булды.

***

Шушы көннәрдә Ак Барс - Мед иминият компаниясенең Азнакай районы һәм шәһәре филиалы җитәкчелеге Азнакай район үзәк сырхауханәсенең Актүбә амбулаториясендә үзенең иминиятчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырды. Аның барышында филиал директоры Р.Мәһдиев, баш белгеч Р.Миңнеханова, күрше районнардагы филиал вәкилләре, район үзәк сырхауханәсе, амбулатория баш табиблары, бүлек мөдирләре иминиятчеләрдән алынган күп кенә актуаль сорауларга җавап бирделәр, бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырдылар.

***

Казанда кызлар һәм егетләр арасында җиңел атлетика буенча республика беренчелеге үтте. Илья Мельников, Ислам Садыйков, Алмара Садыйкова, Динара Ганеева үз категорияләрендә призлы урыннарны яуладылар.

***

Терәлеп торган күрше-тирә районнарның спорт сөючеләре катнашындагы беренче бильярд ярышлары Азнакайның Лениногорск трактында (элекке райпо автобазасы биләмәсе) яңарак кына ачылган "Оазис" клубында узды. Ярышларны Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин ачты, катнашучыларны тәбрикләде һәм һәрберсенә җиңү теләде.
Анда Азнакай, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләре, Актүбә эшчеләр бистәсеннән килгән 27 кеше көч сынашты. Иң оста уенчылар дип Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләре командалары табылды. Җиңүчеләрне һәм турнирда яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләрне Азнакайның "ТМК" кибете җитәкчесе Рамил Биккинов бүләкләде.

***

Казанда кызлар һәм егетләр арасында җиңел атлетика буенча республика беренчелеге үтте. Илья Мельников, Ислам Садыйков, Алмара Садыйкова, Динара Ганеева үз категорияләрендә призлы урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача