Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Шимбә, 26 гыйнварда Азнакай шәһәре мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып эшләгән ярминкәләрдә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез! ××× Узган җомгада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Туйкәдә яшәүче беренче төркем инвалид...

Шимбә, 26 гыйнварда Азнакай шәһәре мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып эшләгән ярминкәләрдә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!
×××
Узган җомгада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Туйкәдә яшәүче беренче төркем инвалид Роберт Вәлиевкә 70 мең сумлык күпфункцияле кровать бүләк итте. .
×××
25 гыйнвар - Россия студентлары, ягъни Татьяна кө­не. Бу уңайдан 24 гыйнвар көнне шәһәрнең Яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары өчен күңелле кичә оештырыла. Программада: кызыклы уеннар, дискотека, лотерея һ.б. Кичә 18.00 сәгатьтә башлана.
×××
ТРда Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы, шулай ук Бөтендөнья тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан "Чатыр-Тау" дәүләт табигый комплекслы заказнигы белгечләре Азнакай 1 нче урта мәктәбендә 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Чисталык дәресләре" уздырды. Укучылар заказникның, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшчәнлеге белән танышты, "Милли паркта кыш" дигән викторинада белемнәрен сынады.
×××
24 гыйнварда 10.00 сәгатьтә шәһәрнең Яшьләр үзәгендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан Мөселманнарның диния нәзарәте вәкиле Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы турында вәгазь белән чыгыш ясаячак.
×××
21 гыйнварда Халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелде. Бу датаны кем уйлап табуы билгесез. Ул студентлар арасында барлыкка килгән булырга тиеш, дип уйлый белгечләр. Аннан әлеге көнгә нигез салучы дип австралияле Хуан Манны да саныйлар. Бәйрәм кысаларында шәһәрдә яшьләр эшләре буенча идарә, "Яшь гвардия" вәкилләре белән берлектә, бик күркәм чара оештырды. Егет һәм кызлар урамда узып баручыларны кочаклап, күңел җылысы, шатлык өләште. Акция барышында шәһәрдәшләргә кәгазь йөрәкчекләр дә таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача