Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

1 февральдән 2013 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" ААҖ газеталары һәм журналларына беренче яртыеллык бәяләре белән алдан язылу кампаниясе башланды. Бу - әбүнәчеләребез өчен бик отышлы. Акчагызны янга калдырасыгыз һәм киләсе яртыеллыкта да "Маяк"лы буласыгыз килсә, язылырга ашыгыгыз! *** "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал турында "Вокал-соло" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбеннән Исламия...

1 февральдән 2013 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" ААҖ газеталары һәм журналларына беренче яртыеллык бәяләре белән алдан язылу кампаниясе башланды. Бу - әбүнәчеләребез өчен бик отышлы. Акчагызны янга калдырасыгыз һәм киләсе яртыеллыкта да "Маяк"лы буласыгыз килсә, язылырга ашыгыгыз!

***

"Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал турында "Вокал-соло" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбеннән Исламия Хафизова (укытучысы - Ф.Әхмәтгалиева) беренче дәрәҗә, Виктория Куцына (укытучысы - Н.Шәрифуллина) икенче дәрәҗә лауреат булды. Дипломантлар арасында шул ук мәктәптән Әминә Баһманова (Н.Шәрифуллина), Ләйсән Гайфиева (Р.Шәфыйгуллина), Азамат Миргалиев (Ф.Әхмәтгалиева) тә бар.

***

Әлмәт дәүләт драма театры ут күршеләребез булган өчен генә түгел, ә анда якташларыбыз эшләве белән дә якын. Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлова - Карамалы авылы кызы. Шуңадырмы, әлмәтлеләр үз спектакльләре белән Азнакайга еш килә. Менә бүген дә кичен алар Мәдәният йортында танылган төрек язучысы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде!" исемле комедиясен тәкъдим итәләр. Төп рольләрнең берсен исә Банки Сукаешта туып үскән, Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанова башкара.

***

Быел кар юк дип зарлана алмыйбыз, шөкер, явып тора. Шәһәр урамнары кар көртләреннән даими чистартыла. Әмма юлда калдырылган автомобильләр кар чистартуга нык комачау тудыра. Шәһәр - уртак йортыбыз. Яшәү өчен уңайлыклар тудырылу барыбыз өчен дә кирәк, шулай булгач, аңлы булыйк, юл өстендә машиналарны калдырмыйк, алар торак йортлардан ун метрдан да ким булмаган ераклыкта торырга тиеш. Коммуналь хезмәтләрнең эшенә киртә ясамыйк!

***

Узган атнада Усады авылында машинада узышу буенча Татарстан Республикасы кубогының беренче этабы узды. Анда катнашкан райондашыбыз Айгиз Динмөхәммәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан әз генә калышып, бишенче булды. Әтисе Миргазиян Динмөхәммәтов та уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Команда беренчелегендә Динмөхәммәтовлар («Азнакай» СТ клубы) - өченче.

***

Рәсми хәбәр
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы территориясендә оешкан 528-569 нчы һәм Азнакай шәһәре территориясендә оешкан 508-527 нче сайлау участокларының хәлиткеч тавышка ия булган участок сайлау комиссияләре әгъзалары кандидатуралары буенча (участок сайлау комиссияләре составы резервына) тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Азнакай шәһәре, Ленин ур., 22, 4 нче бүлмә.
Белешмәләр өчен тел.: 7-26-31.
Азнакай районы һәм шәһәре территориаль сайлау комиссияләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача