Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

ШИМБӘ, 9 февральдә Азнакай шәһәре мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып эшләгән ярминкәләрдә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез! *** 15 февральдә Казанның К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында...

ШИМБӘ, 9 февральдә Азнакай шәһәре мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып эшләгән ярминкәләрдә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

***

15 февральдә Казанның К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Азнакай якташлары очрашуы уздырыла. Анда халык иҗаты күргәзмәсе оештырыла, Азнакай китабы (районыбыз кешеләре һәм тарихы турында очерклар) тәкъдир ителәчәк. Сәхнә йолдызларыбыз башкала тамашачысына "Җир әйләнә Азнакайга таба..." исемле концерт программасы әзерләде. Аны азнакайлылар исә 12 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәдәният йортында карый ала.

***

27 гыйнвар көнне Ленинград блокадасын өзүнең 69, немец-фашист илбасарларының Сталинград өчен барган сугышларда тар-мар ителүенә 2 февральдә 70 ел тулды. Безнең районда бүген "Ленинград оборонасы өчен" медаленә лаек булган 6, Сталинградны саклап калуда катнашкан 4 фронтовик яши. Истәлекле даталар уңаеннан аларны район җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы вәкилләре тәбрик итте, истәлек бүләкләре тапшырды.

***

6-7 февраль көннәрендә Азнакай муниципаль районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре уза. Аның максаты - гадәттән тыш хәлләр булган очракта ГО хезмәте һәм эвакуация органнарының аңлашып, бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итү.

***

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арасыннан иң сәләтле, активларны барлау максатыннан, Азнакай районында "Ел эшмәкәре" бәйгесе игълан ителгән иде. "Ел эшмәкәре -2013" исеменә кем лаек булыр? Шимбә көнне район бәйгесенә йомгак ясала.

***

Шәһәрдә кышкы спорт чаралары әледән-әле үткәрелеп тора. Аның чираттагысы Азнакай Чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2013" ярышлары буларак уздырыла. 8 февраль көнне районның гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары ярыша. Старт 9.00 сәгатьтә бирелә. 9 февральдә исә оешма-предприятие, учреждение вәкилләре үзара көч сынашачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар саны чикләнмәгән.

***

Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге "Тарих битләре буйлап" дигән конкурс үткәрә. Шул уңайдан шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләрендә озак еллар укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән мәгариф ветераннары турында мәгълүматлар һәм материаллар туплау бара. Эшләр 15 мартка кадәр кабул ителә, ә конкурска йомгак Музей хезмәткәрләре көнендә - 18 майда ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача