Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Узган шимбәдә шәһәребезнең "Татарстан" мәйданында һәм Актүбә бистәсе базары каршында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Азнакай шәһәрендә "Корбанов", "Закирова", "Кәримов" крестьян-фермерлык хуҗалыклары, "Таллы Бүләк", "Марс", "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖ, Актүбә бистәсендә исә "Союз -Агро", "Мөстәкыймов исем" ҖЧҖләр базар бәясеннән арзанрак хакка ит продуктлары һәм бодай,...

Узган шимбәдә шәһәребезнең "Татарстан" мәйданында һәм Актүбә бистәсе базары каршында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Азнакай шәһәрендә "Корбанов", "Закирова", "Кәримов" крестьян-фермерлык хуҗалыклары, "Таллы Бүләк", "Марс", "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖ, Актүбә бистәсендә исә "Союз -Агро", "Мөстәкыймов исем" ҖЧҖләр базар бәясеннән арзанрак хакка ит продуктлары һәм бодай, арпа, солы кебек бөртекле ашлык тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләрне күңелле музыка, үзешчәннәр концерты каршы алды. Киләсе шундый чара Нәүрүз бәйрәменә багышланып, 23 март көнне узачак.

***

Мәлбагыш авылы үзешчәннәре авыл ветераннар советы рәисе Зимфира Фәйзрахманова җитәкчелегендә Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына күчтәнәчләр һәм хәйрия концерты белән барды. Аларның чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.

***

Шушы көннәрдә Чалпы авылы мәдәният йортында Альбина Мортазина һәм Зилара Хәернасованың иҗат кичәсе узды. Алар икесе дә шушы авылда туып үскән. А.Мортазина - бүгенге көндә Түбән Кама шәһәренең 2 нче китапханәсе мөдире, ике шигырь китабы авторы. Яр Чаллыда гомер кичерүче З.Хәернасова якташларын гармунда уйнап, җырлары белән куандырды.
Чалпы музыка-сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре күргәзмәсе һәм музыкаль чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

***

2 мартта 23 сәгать 50 минутта кизү бүлегенә Чәкән авылында яшәүче ханым, билгесез затларның ихатадан автомобиль урлаулары турында хәбәр итә. Оператив-эзләү чаралары вакытында «ВАЗ-21070» маркалы машина Түбән Стәрле авылы янында юл буенда табыла. "Кайнар эзләр" буенча хокук сакчылары балигъ булмаган ике яшүсмерне тоткарлый.

***

Соңгы елларда суицид очраклары күбәеп китте. Узган ел районыбызда 26 кеше мордар киткән. Быел 3 кеше үз-үзенә кул салган, икесенең язмышы аянычлы тәмамланган. Тормыш авырлыклары алдында югалып калсагыз, килеп туган проблемаларыгызны ничек хәл итәргә дип кайгыга төшсәгез, төшенкелеккә бирелеп, дөньяга кул селтәргә ашыкмагыз! Республикада һәм районыбызда психологик ярдәм телефоннары эшли. Азнакай районы буенча 7-33-99, республика буенча "Сердәш-129" психологик ярдәм хезмәтенә 129 (бушлай) яки 8-843-279-55-80 (түләүле) номерлары аша тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача