Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Ак буранлы кыш белән саубуллашыр чак та җитте. Яз тулы көченә кереп, кар юрганны эретә, урамда гөрләвекләр ага, күңелдә дә язгы хисләр ташкыны! Хөрмәтле райондашлар! 23 мартта Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кышны озату - Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Сезне карга боткасы, майлы коймак, кайнар чәй, театраль тамаша, җыр-бию, кызыклы уеннар, ярминкә...

Ак буранлы кыш белән саубуллашыр чак та җитте. Яз тулы көченә кереп, кар юрганны эретә, урамда гөрләвекләр ага, күңелдә дә язгы хисләр ташкыны!
Хөрмәтле райондашлар! 23 мартта Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кышны озату - Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Сезне карга боткасы, майлы коймак, кайнар чәй, театраль тамаша, җыр-бию, кызыклы уеннар, ярминкә һәм "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе көтә!
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Бик күңелле булачак, рәхим итегез!

***

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл җирлекләре башлыклары, буаларны арендага алган эшмәкәрләр, предприятие, оешма җитәкчеләре белән язгы су басу чорына хәзерлек эшләренең торышы буенча киңәшмә үткәрде. Ташу вакытында туарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатында күреләсе чаралар белән МЧС вәкиле Рөстәм Хәйруллин таныштырды. Утырышта су басудан килеп чыгарга мөмкин булган афәтләрне кисәтү буенча карар кабул ителде.

***

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзәк поликлиникада булып, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән таныштылар. Табиблар белән очрашып, аларга чиратларны киметү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр.

***

Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә бүгенге көннең төп өч проблемасы - су басуга каршы чаралар комплексын уздыру, торак йорт түбәләрен кардан-боздан арындыру, шул исәптән шәһәр урамнарында һәм кварталлардагы юлларны чистарту, юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү каралды.
Әлеге эшләргә җаваплы предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә чараларны тормышка ашыруга өч көнлек вакыт билгеләнде.

***

"Марс" ҖЧҖ базасында көтүлекләрне тулыландыру һәм терлекләрнең баш санын саклау буенча район агроформацияләренең ветеринария табиблары, зоотехниклары, көтүне тулыландыру технологлары, ферма мөдирләре катнашында теоретик семинар узды. Аны нәсел-селекция хезмәте җитәкчесе Дилә Вәлиева уздырды. Укуда 60ка якын белгеч катнашты.

***

22 мартта 13.00 сәгатьтә Мәдәният йортында Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр дипломантлары - "Әфганнан Чечняга кадәр" төркеме концерты була. Рәхим итегез! Керү - ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача