Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясенә кандидатлар буенча тәкъдимнәр кабул итү вакыты 2 апрельдә тәмамлана. Премия әдәбият (поэзия, проза, драматургия), журналистика (публицистика), сәнгать (музыка, театр, рәсем сәнгате, хореография), иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча бирелә. Тәкъдирнамәләр "Маяк" газетасы редакциясендә - "Гөлстан" әдәби берләшмәсендә кабул ителә. *** Районыбызда "Өлкәннәр мәгарифе атналыгы" бара....

Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясенә кандидатлар буенча тәкъдимнәр кабул итү вакыты 2 апрельдә тәмамлана. Премия әдәбият (поэзия, проза, драматургия), журналистика (публицистика), сәнгать (музыка, театр, рәсем сәнгате, хореография), иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча бирелә. Тәкъдирнамәләр "Маяк" газетасы редакциясендә - "Гөлстан" әдәби берләшмәсендә кабул ителә.

***

Районыбызда "Өлкәннәр мәгарифе атналыгы" бара. Аның кысаларында педагогларның квалификациясен күтәрү буенча мастер-класслар, фәнни-гамәли конференцияләр, сыйныф сәгатьләре узды. Бер төркем укытучылар Казанда үткән чараларда да катнашты.

***

Сәламәтлекне тикшереп алу җае чыкканда, сүз дә юк, аннан файдаланып калырга кирәк. 6 апрельдә азнакайлыларга шундый форсат туарга тора. 9.00-15.00 сәгатьләрдә үзәк поликлиникада Казан табибларының бушлай кабул итү акциясе үткәрелә. Невролог, кардиолог, ЛОР, окулист районыбыз халкына үз хезмәтләрен күрсәтергә әзер. Бу көнне шулай ук "АК БАРС-Мед" иминиятчеләре хокукларын яклау бүлеге белгечләре, социаль яклау идарәсе һәм Пенсия фонды идарәсе вәкилләреннән республиканың медицина учреждениеләрендә планлы медицина ярдәме алу мәсьәләләре буенча консультация дә алырга мөмкин. Иң мөһиме - кулыгызда "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең ОМС полисы булсын. Алдан 7-39-34 телефоны аша язылу мәслихәтен күрсәгез яхшы.

***

Азнакай Балалар иҗат үзәге каршындагы мәгариф музее гаилә архивларында сакланып калган сугыш чоры хатларын һәм фотолар җыя. Алар "Солдат хатлары сөйләсен" дигән район чарасын оештыруда, үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатларында файдаланылачак. Хатлар һәм фотоларны кабул итү 1 майга кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача