Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Дүшәмбе көнне Мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент сәгате узды. Быел ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларына багышланды. Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шәйдуллин укучыларга илебезнең, районыбызның актив гражданнары булуларын теләде. Укучылар дәүләт гербы, флагы, гимны турында бик күп мәгълүмат туплады, бу өлкәдә белемнәрен күрсәтте. Шулай ук 14...

Дүшәмбе көнне Мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент сәгате узды. Быел ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларына багышланды. Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шәйдуллин укучыларга илебезнең, районыбызның актив гражданнары булуларын теләде. Укучылар дәүләт гербы, флагы, гимны турында бик күп мәгълүмат туплады, бу өлкәдә белемнәрен күрсәтте. Шулай ук 14 яше тулган бер төркем яшүсмергә РФ гражданинының төп документы - паспорт тапшырылды.

***

Җирле үзидарә хезмәт-кәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан республикада аларның эшчәнлегенә багышлап үткәрелгән бәйгегә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча "Татмедиа" ААҖ филиалы - Азнакай муниципаль районының "Маяк" газетасы "Район массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы" номинациясендә җиңү яулады һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатына лаек булды. "Кече һәм урта бизнеска ярдәм" номинациясендә җиңү яулаган Чалпы авыл биләмәсе башлыгы Илшат Ибраһимовка да Рәхмәт хаты тапшырылды.

***

Районыбызның бюджет-финанс палатасы коллективы намуслы хезмәте, республикабызның финанс системасын үстерүгә керткән өлеше һәм югары һөнәри осталыгы өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Бу дүшәмбедә "Маяк" газетасы редакциясе журналистлары "Кошларга - җимлекләр" акция-конкурсында катнашучылар белән очрашты. Аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм алга таба да "Маяк"ның якын дуслары булып калулары турында теләк белдерелде.

***

Ел саен 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Быел Азнакайда шигырь бәйрәме Мәдәният йорты каршында 13.00 сәгатьтә башлана.

***

Апрель - төрле иҗади чараларга бай ай. 28 апрельдә 17.00 сәгатьтә Мәдәният йортында И.Манюров исемендәге "Бию планетасы" фестивале үткәрелә. Анда районыбызның барлык предприятие, оешмалары һәм учреждениеләре бию коллективлары катнаша ала. Һәр яшь категориясе буенча өч дәрәҗәдәге лауреат билгеләнәчәк. Кызыксындырган сораулар белән 7-41-00 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

***

Район үзәк китапханәсе иҗат әһелләрен халыкка танытуда үзеннән зур өлеш кертә. 25 апрельдә 10.00 сәгатьтә Тархан авылында яшәүче шагыйрә Гафифә Гаффарованың "Күңелем тулган чакларда" дигән иҗат кичәсе үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача