Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш бабай чыршы астына ни яшергән?

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды, бәйрәм алды ыгы-зыгысы башланды. Сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә кешеләр азык-төлек сатып ала, якыннарына бүләкләр эзли. Кая карама ташламалар - җаның ни тели, шуны сатып ал! Яңа ел бәйрәме традициясен бозмаска теләп, мин дә зур исемлек тотып кибетләргә юл алдым. Форсаттан файдаланып, азнакайлыларның якыннары, дуслары, танышларына...

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды, бәйрәм алды ыгы-зыгысы башланды. Сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә кешеләр азык-төлек сатып ала, якыннарына бүләкләр эзли. Кая карама ташламалар - җаның ни тели, шуны сатып ал! Яңа ел бәйрәме традициясен бозмаска теләп, мин дә зур исемлек тотып кибетләргә юл алдым. Форсаттан файдаланып, азнакайлыларның якыннары, дуслары, танышларына нинди бүләк алуы белән кызыксындым. Яшел чыршы астына нәрсә яшерелгәне һәрберебезне дә ымсындыра бит.

Айгөл Абдуллина, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты студенты:

- Яңа елга хәзерлек бар куәтенә бара! Әле күпме эшкә өлгерергә кирәк. Азык-төлек тә сатып алырга, бүләкләр дә хәзерләргә... Иң җиңеле әти-әниләргә бүләк алу: алар барысына да канәгать. Бүләктә мени хикмәт, иң әһәмиятлесе - якыннарың, дусларың аның күңел җылысы белән алынуын аңласын. Ә мин үзем шәхси машинам булуын теләр идем. Кадерле Кыш бабай, миңа үз коллекцияңнән берәрсен бүләк ит әле!

Айгиз Рәфыйков, Әлмәт дәүләт нефть институты студенты:

- Сизәм, безнең бәйрәм өстәле бик мул булыр, азык-төлек арбага да сыймый! Әле ярый, алар турында алдан ук кайгырттым, юкса болай да җитмәс вакытны ничек бүләр идең? Дусларыма-бизәнү әйберләре, кызларга - йомшак уенчыклар. Бүләк матур, кешенең үзенә һәм характерына туры килеп торырга тиеш.

Руслан Мотыйгуллин, жалюзилар җыючы:

- Дөресен генә әйткәндә, бүләкне алуга караганда, тапшыруны яратарак төшәм. Аны сайлаганда якыннарымның теләкләренә таянам. Сюрприз көнкүрештә файдаланырдай, тузан җыеп ятмастай булырга тиеш. Кызыма - 11 яшь, улыма - 22. Традиция буенча һәр елны Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенәбез, сценарийны алдан ук уйлап Яңа елны бик күңелле итеп уздырабыз. Сөекле тормыш иптәшемә гадәттә алтын әйберләр бүләк итә идем, ләкин быел бераз үзгәртергә уйладым - аңа дубленка сатып алдым, кызыма - уенчык аждаһа, чөнки ул үзе дә шул елда туган. Ә инде аңа тәмле Кыш бабай бүләген хатыным белән бергә җыйдык. Туганнар һәм якыннарыма нинди дә булса символик бүләкләр әзерләргә кирәк. Гомумән, бу мәсьәләдә вакланып тормаска дип уйлыйм.

Яңа ел ул моннан 20 ел элеккесеннән (авыл клубы, түшәмгә кадәр тиеп торган чыршы) нык аерыла. Балачакта без бүләкләр көтми идек. Дөресен генә әйткәндә, аны кирәксенми дә идек. Болай да күңелле иде. Тышкы кыяфәте белән Мидхәт абзыйга охшаса да, без чын күңелдән Кыш бабайга ышандык. Могҗиза бар ул, ләкин инициатива күрсәтсәң, тырышып эшләсәң генә. Кыш бабай ялкауларны бер дә яратмый!

Ольга Гурьянова, чәчтарашханә остасы:

- Яңа елны мин үземнең якын кешем һәм әти-әниләр белән каршылаячакмын. Нинди бүләкләр аласын белеп торам. Бүләкләр янына үз кулларың белән ясаган handmade открыткалары яхшы булачак. Мин үзем дә Яңа елда бүләктән баш тартмас идем. кечкенә генә йомшак көчек турында хыялланам. Хыяллар тормышка ашармы, юкмы икәнлеген белер өчен шундый сынау уздырырга мөмкин: теләк теләргә дә, песине чакырырга. Әгәр дә ул бүлмә тупсасын уң аягы белән атлап керсә, теләк кабул булачак, ә инде сул аягы белән атласа... башка төр фаразлау уздырып карарга мөмкин. Теләк барыбер кабул булачак! Яңа ел - ул яңа тормыш башы, барысын да нольдән башлау ышанычы. Кыскасы, сер ачам - Яңа елда кияүгә чыгам! Кыш бабай алып килгән иң зур бәхет шушыдыр.

Әнис Закиров, инженер-технолог:

- Хәзерге заманда Яңа елга әзерләнеп тә торырга кирәк түгел. Кибеттә бар да бар. Безнең гаиләбез Яңа елны бик гади каршы ала. Безнең үзебезнең яраткан рецептларыбыз бар - тәгәрәткән бәрәңге, тозлы балык һәм үзебез хәзерләгән әйберләр. Без хатыным белән Октябрьский шәһәренә барырга планлаштырабыз. Анда безнең балалар, сөекле оныгыбыз яши. Аңа уенчык, я күлмәк бүләк итәбез. Балаларга кредитларын түләргә ярдәм итәбез - менә шул безнең Яңа ел бүләге була да инде. Бәйрәм минем өчен яшел чыршы, кар, балык тоту. Яңа елның икенче һәм өченче көнендә без дуслар белән балыкка барабыз. Тагын чаңгыда, тимераякта йөрергә яратам. 2012 елда Финляндиягә барырга хыялланам.

Бүләк алучылар белән Оксана ИЛЬЯСОВА сөйләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев