Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырымда Азнакайда эшләнгән беренче ФАП ачылды

Самохвалово авылында Бөтендөнья сәламәтлек саклау көнендә Азнакай "Нефтемаш" заводында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу Бакчасарай районы өчен генә түгел, ә тулаем Кырымда зур вакыйгаларның берсе булды. Татарстан Республикасы һәм Азнакай районының Кырым белән төбәкара хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыруы хакында язган идек инде. -Авыл халкын менә шундый заманча ФАПлы итүгә иң беренче...

Самохвалово авылында Бөтендөнья сәламәтлек саклау көнендә Азнакай "Нефтемаш" заводында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу Бакчасарай районы өчен генә түгел, ә тулаем Кырымда зур вакыйгаларның берсе булды. Татарстан Республикасы һәм Азнакай районының Кырым белән төбәкара хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыруы хакында язган идек инде.

-Авыл халкын менә шундый заманча ФАПлы итүгә иң беренче чиратта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәм-кайгыртуы белән ирешелде. Районыбызда, Почтовск авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең мәнфәгатен кайгырткан өчен аңа чиксез рәхмәтлебез, - диде тантананы ачып, Бакчасарай район Советы рәисе Рефат Дердаров.

Бакчасарайлыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстаннан Кырым Дәүләт Советының вице-спикеры А.Козенконың киңәшчесе Ильмир Камалетдинов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Нефтемаш» заводы генераль директоры Марат Гайсин да бардылар. Аларның һәркайсы авыл халкына сәламәтлек теләп, медпунктка авырып түгел, әбары тик профилактик чаралар үтәргә генә йөрүләрен теләделәр.

- Яңа фельдшер-акушерлык пункты беренчел медицина ярдәме күрсәтүдә сыйфат һәм уңайлыкларны тагын да арттыру мәмкинлеге бирә, - диде Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов. -Хезмәткәрләрнең дә эш шартлары бермә-бер яхшыра. Без Кырымда янә шундый 20 тиз төзелүче, модульле ФАПлар булдырырга ниятлибез.

Яңа бинада 600гә якын кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Алар - Самохвалово, Севастьяновка, Заветный авылларында яшәүчеләр. Хәзер инде гади генә процедуралар өчен дә әллә ничә чакрымдагы сырхауханәгә барып йөрисе булмый. Үзләре хакында әнә шулай зур кайгырту күрсәткән өчен барсы да Азнакай районы һәм "Нефтемаш" заводы җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен яудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кырымда Азнакайда эшләнгән беренче ФАП ачылды