Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыр эшләре көндәлеге

Районда иртә бөртеклеләр чәчүнең бер атна элек үк төгәлләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Хәзер кышкы суыкларда өшегән 10 мең гектардагы уҗым үсентеләре мәйданына яңа культуралар чәчү төгәлләнеп килә. Агросәнәгать предприятиеләрендә һәр эш комплекслы алып барыла. Бүген төп көч терлек азыгы чәчүгә юнәлдерелгән. Район буенча ул 10 003 гектарда, ягъни...

Районда иртә бөртеклеләр чәчүнең бер атна элек үк төгәлләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Хәзер кышкы суыкларда өшегән 10 мең гектардагы уҗым үсентеләре мәйданына яңа культуралар чәчү төгәлләнеп килә.

Агросәнәгать предприятиеләрендә һәр эш комплекслы алып барыла. Бүген төп көч терлек азыгы чәчүгә юнәлдерелгән. Район буенча ул 10 003 гектарда, ягъни барлык мәйданның 62 процентында эшләнде. "Союз Агро" ҖЧҖ бу эшне икеләтә күләмдә башкарып чыкты. "Кәримов" КФХсы, "Тукай", "Марс" җәмгыятьләре, "Азнакай фермеры" ассоцияциясе терлек азыгына алшартлар тудыруда әйдәп бара. Әмма "Туйкә", Мөстәкыймов исем., "Чалпы" җәмгыятьләрендә, "Корбанов", "Шәвәлиев" КФХларында бу эшнең яртысы да үтәлмәгән әле.

Техник культуралар чәчү районда барлык мәйданның яртысында башкарылды.

"Союз Агро" җәмгыятендә, районда беренче булып, 60 гектарда күпьеллык үлән чаптылар һәм кичә аны сенежга сала башладылар

Язгы кыр эшләре барышында үзләренә беркетелгән техника белән 1024 - 1599ар гектар җир чәчеп, игенче-механизаторлар Айрат Баһманов, Рафаэль Фәйзуллин ("Туйкә"), Флюр Җиһангиров ("Таллы Бүләк"), Илшат Хөсәинов ("Марс"), Рөстәм Билалов, Марсель Гәрәев, Илдар Пимуллин, Рушан Нигъмәтуллин ("Азнакай" агрофирмасы") районда алдынгы урыннарда баралар.

Үсемлекләрне өстәмә тукландыруда Александр Чаганов ("Союз Агро"), Легендар Хәйруллин ("Азнакай" агрофирмасы"), җирләрне культивацияләүдә Фердинанд Исмәгыйлов, Ирек Мөхәммәтҗанов ("Азнакай" агрофирмасы") әйдәп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев