Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыңгыр эш җәзасыз калмый

2010 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан наркотиклар белән бәйле эшләр буенча 10 хөкем карары чыгарылып, 11 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Мондый эшләр саны 2011 елның унбер аена 9 тәшкил итә. Эшләми генә акчалы буласы килгән Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең күбесе маҗаралы кинофильмнар төшерү өчен әзер сюжет. Вакыйгаларның берсенә генә күз...

2010 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан наркотиклар белән бәйле эшләр буенча 10 хөкем карары чыгарылып, 11 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Мондый эшләр саны 2011 елның унбер аена 9 тәшкил итә.

Эшләми генә акчалы буласы килгән

Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең күбесе маҗаралы кинофильмнар төшерү өчен әзер сюжет. Вакыйгаларның берсенә генә күз салыйк.

Башкала наркополицейскийларына Актүбә бистәсендә яшәүче Г.нең наркотиклар сатып алучы эзләве турында мәгълүмат алына һәм шунда ук моңа ачыклык кертү буенча Яр Чаллының хокук сагы хезмәткәрләре катнашында оператив эшкә дә тотыныла. Полицейскийларның берсе (В.) сатып алучы ролендә Г. белән элемтәгә керә һәм Актүбәдә очрашырга сүз куешалар. Очрашуга оперативниклар ныклап әзерләнә: эчке эшләр бүлегендә наркотикларны тикшерүгә сатып алу үткәрү турында карар кабул ителә, план төзелә, сатучыга биреләсе акчалар тамгалана һ.б. Шулай тулы әзерлектә алар берничә машинада Актүбәгә юл тота. Бистәгә керер юлда наркотик «юллаган» В. һәм аны сатучы Г. очрашалар. В. башта марихуананы татып карау өчен, 500 сумлык кына алырга теләвен, ә инде аннары күпләп алачагын әйтә. Иртәгәсен Г. юл чатындагы кафе янәшәсендәге чәчәк клумбасында марихуана салынган төргәк калдыра. В. «товар»ның ошавын, бер граммын 600 сумнан янә 30 меңлек алырга теләвен белдерә.

Билгеләнгән көнне янә бистә юлында очрашалар. Ике машинада полиция хезмәткәрләре һәм пүнәтәйләр читтә күзәтеп кала. Тиешле саклану чаралары күрелә. В. очрашуга үзе белән И.ны да ала. Г. "товар" артыннан барырга кирәклеген әйтә. И. белән алар утырып китә, В. урман буенда көтеп кала. Г. юлда машинаны туктатып, урман полосасына кереп чыга һәм алар 15 минуттан В. янына әйләнеп тә кайталар. Машинада алыш-биреш ясала: В. 30 мең акча бирә - ә Г. аңа фольгалы 10 төргәк. Берсе акчасын санаганда, икенчесе "товар" күләмен үлчи. Үсемлек кибеп җитмәгәнлектән, төргәк сөйләшенгән күләмнән артыграк чыга.

Алдан сөйләшенгәнчә, В. машинадан чыгып багажникны ача-бу оперативникларга Г.ны тоткарлауга сигнал була. Башта ул марихуананы аңа алып киләләр дип барса да, соңрак дөресен сөйләүдән башка чарасы калмый һәм киндер үскән урынны күрсәтә.

Әлбәттә, судта Г. үз гаебен танымый, югарыда бәян ителгән үзен кулга алу операциясен бөтенләй башкача сурәтли, киресенчә, үзен корбан итеп күрсәтергә тырыша, янәсе, аңа акчаны да, наркотик матдәне дә оперативниклар "тыккан". Әмма тикшерү нәтиҗәләре, шаһитлар күрсәтмәләре, пүнәтәйләр расланмасы - барсы да аның гаебен тулысы белән тәгаенли. Аннан наркотикны тикшерү өчен сатып алу "Оператив-тикшерү эшчәнлеге турында" федераль закон һәм Яр Чаллы шәһәренең район эчке эшләр бүлеге криминаль полиция начальнигы карары нигезендә үткәрелә. Кылынган җинаятьнең (наркотик матдәләр сату) җәмгыять өчен куркыныч тудыру дәрәҗәсеннән чыгып, ә ул аеруча авыр җинаятьләрдән санала, суд Г.ны биш ел ярымга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем җәзасы чыгара.

Язмышың үз кулыңда

Шәһәр судында каралган эшләрнең янә икесенә күз салыйк. Гаепләнүче А. аңлы рәвештә "Кент" сигареты кабында өч төргәккә аерып салынган барысы 43,3 граммлы һәм дүртенче төргәктә 77,6 граммлы гашишны автомобиле утыргычы астында саклый. Машина аның өйдәш ханым исемендә була. Наркотикларның сатуга әзерләнүе хакында хәбәр алган оперативниклар А.ны әлеге машинада тоткарлый. Билгеле, ул үз гаебен танымый. Шаһитлар күрсәтмәләре, тикшерү нәтиҗәләре белән аның гаебе раслана һәм А.ның РФ Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе, 2 бүлегендә каралган җинаять кылуы тулысы белән раслана. Азнакай шәһәр суды А.ны 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Ул аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Азнакайда яшәүче Р. өендә законсыз рәвештә 2,859 грамм дезоморфин саклый. Бу, шулай ук, аеруча күп күләмдә наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз саклау исәпләнә һәм моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Р. үзенең гаебен тулысы белән таный һәм үкенә. Суд карары чыгарылганда бу фактлар һәм шулай ук аның тәрбиясендә балигъ булмаган бала булуы исәпкә алына һәм ул 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Һәр суд карарында аерым бер кешенең язмышы. Ә бит менә шундый уйланылмаган гамәлләре, сансызлыгы, якыннарына битарафлыгы, эгоистлыгы белән кеше үз язмышын үзе ясый. Соңыннан ачы үкенүләр кичермәс, гафу ителмәслек хәлләргә калмас өчен һәр адымны аңлы, төптән уйлап, тормышның, якыннарыңның кадерен белеп яшәлсә иде дә бит…

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев