Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыелмасын юлда гомерләр

Агымдагы елның алты аенда районда 18 юл-транспорт һәлакате булган: 10 кеше һәлак булып, 23е төрле дәрәҗәдәге авыр тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлүе - зур кайгы, ә бала зыян күрсә - бу икеләтә зур фаҗига. Алты айда юлларда сабыйлар катнашында булган 5 авариядә 2 баланың гомере өзелгән, дүртесе җәрәхәтләр...

Агымдагы елның алты аенда районда 18 юл-транспорт һәлакате булган: 10 кеше һәлак булып, 23е төрле дәрәҗәдәге авыр тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлүе - зур кайгы, ә бала зыян күрсә - бу икеләтә зур фаҗига. Алты айда юлларда сабыйлар катнашында булган 5 авариядә 2 баланың гомере өзелгән, дүртесе җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре арткан.

- Авариядә баланың һәлак булуына күп очракта өлкәннәр - әти-әни гаепле, - ди Азнакай муниципаль районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рафаил Шәрәфив. - Пассажир-балалар арасындагы травматизмга балалар өчен махсус утыргычлар куллану зур йогынты ясый.

РФ Юл кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләре нигезендә, 12 яшькә кадәрге балалар махсус утыргычларда гына йөртелергә тиеш. Бу мәсьәләгә аеруча җаваплы карарга чакырабыз. Бала өчен кресло алырга дигән акчаны кызгану, аның гомерен саклап кала алмый.

-Язгы-җәйге сезон җитү белән, урамнарда скутерлар йөри башлый...

-Скутерда йөрүчеләр гадәттә юл йөрү кагыйдәләрен бик үк яхшы белмәгән мәктәп укучылары. Алар чагыштырмача кыйммәт түгел, шуңа күрә әлеге транспорт чарасын ата-аналар балаларына бик теләп алып бирә.. Гамәлдәге законнар нигезендә, мопед яки скутер белән 16 яшьтән кече булмаганнар идарә итә ала. Ә чынлыкта, аннан кечерәкләрне дә руль артына утырталар. Күп кенә әти-әниләр үз балаларына скутер алганда, аның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеген уйлап бетерми. Әлеге төр транспорт кеше гомере өчен иң куркынычы. Аларның кая да булса бәрелүе йөртүчесенең тән җәрәхәте алуына китерә.

-Юлларыбыз бик яхшы торышта булса да, авария саннары кимеми, сәбәбе нәрсәдә икән?

-Иң беренче һәм аянычлы сәбәп: машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу - исрек килеш машина йөртү, тиеш булмаган урыннарда тизлекне арттыру. Шул ук вакытта кагыйдәне санламаучы җәяүлеләр дә күп.

Җәяүлеләр тротуардан яисә алар өчен билгеләнгән сукмаклардан гына хәрәкәт итәргә, әгәр мондый урыннар юк икән, юл кырыеннан һәм мөмкин кадәр читтәнрәк барырга тиешләр. Һәм, әлбәттә, аларның транспорт юнәлешенә каршы атлаулары мөһим. Җәяүлеләр машина юлы аша чыкканда да махсус билгеләнгән урыннардан гына барырга һәм бик сак булырга тиешләр. Кызганычка каршы, җәяүлеләрнең күбесе, аеруча балалар, үз гамәлләренең авариягә китерергә мөмкинлеген чамалап бетерми. Берәр фаҗига була калса, әлбәттә, беренче чиратта машина шоферын гаеплиләр. Агымдагы елда 963 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган.

Аеруча атна азагында юл һәлакәтләренең саны арта. Ата-ана, авыл советлары белән бергә эшләсәк, башкарган хезмәтебез нәтиҗәлерәк тә булыр иде. Чөнки күпчелек ата-ана баласының кайда, ничек йөргәнлеген белми, аларны контрольдә тотарга кирәк.

-Соңгы елларда машина йөртүче гүзәл затлар артканнан арта. Хокук сакчысы буларак, руль артындагы хатын-кызларга сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

-Без аларны ирләр, хатыннар дип аерып карамыйбыз. Руль артына утырган икән, барысы да кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Аларның хокуклары бер. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хатын-кыз спритлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утырмый дигән фикерләр ялгыш. Бик аянычлы әлбәттә, ләкин сан ягыннан алар да ирләрдән калышмый. Тагын бер теләгем - шактый тәҗрибә туплагач кына юлга чыксыннар иде.

ЮХИДИ идарәсе тагын бер кат барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны үзебезнең һәм балаларыбызның гомерләренә җаваплырак карарга чакыра. Руль артына утыру белән, каядыр ашыгабыз, ә алда безне ни көтә? Әзрәк шул хакта да уйларга кирәк. Хөрмәтле ата-аналар!18 яше тулмаган да балаларга руль артына утырырга рөхсәт итмәгез, үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куеп, ваемсыз булмасак иде, җәмәгать! Үзебезне киләчәктән мәхрүм итмик! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтик!

Сер түгел, машина йөртүчеләр арасында ЮХИДИ хезмәткәрләрен хөрмәт итүчеләргә караганда, өнәп бетермәүчеләр күбрәк. Бигрәк тә, юлларда басып, кагыйдә бозучыларны чүпләп, штраф язып торганнарын яратмыйлар. Төрле сәбәпләр буенча, "гаишник"ларга карата шактый бәхәсле мөнәсәбәт туа. Ә бит аларның эшчәнлеге безне, ягъни юл хәрәкәтендә катнашучыларны, һәлакәттән саклап калуга юнәлтелгән. Димәк, без аларны хөрмәт итәргә тиешбез. Иң мөһиме, машина йөртүчеләргә әйтергә теләгән сүзебез шул: хәерле юллар сезгә! Юлларда сак булыйк!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыелмасын юлда гомерләр