Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрсәткечләр куанычлы

Узган атнада «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы автомобиль юллары идарәсенең еллык йомгаклау конференциясе булды. Идарә начальнигы Мират Хаҗипов башкарылганнарга йомгак ясап, киләсе елда торган бурычларга тукталды. - Идарә составына Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Сарман районнары юлларына (барлыгы 847 км.) хезмәт күрсәтүче 4 юл участогы керә. Төзелеш участогы, асфальт-бетон һәм автотранспорт цехының да...

Узган атнада «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы автомобиль юллары идарәсенең еллык йомгаклау конференциясе булды.

Идарә начальнигы Мират Хаҗипов башкарылганнарга йомгак ясап, киләсе елда торган бурычларга тукталды.

- Идарә составына Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Сарман районнары юлларына (барлыгы 847 км.) хезмәт күрсәтүче 4 юл участогы керә. Төзелеш участогы, асфальт-бетон һәм автотранспорт цехының да эш күрсәткечләре яхшы. Узган елда 520 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 30%ка күбрәк, агымдагы елга эш күләме 487 миллион сум булачак, - диде ул.

Конференциядә шулай ук «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры урынбасары Әлфия Кәримова, район башкарма комитеты житәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Афанасьев һәм башкалар чыгыш ясады.

Традиция буенча, конференция идарә алдынгыларын котлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев