Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көрәшченең көче нидә?

Әсләм Шакиров оныгы Тимурның җиңел кулы белән уйнатылган Хаҗга юлламаны абсолют батыр Ильяс Галимов (уңнан икенче) алды Милли көрәшне элек Сабантуйларда гына күрергә мөкин булса, хәзер Татарстанда мондый бәйгеләр үткәрү елдан-ел арта. Азнакайда да мартның соңгы көнендә спорт мастеры, Сабантуйлар батыры Әсләм Шакиров истәлегенә турнир узды. Ул менә унынчы тапкыр...

Әсләм Шакиров оныгы Тимурның җиңел кулы белән уйнатылган Хаҗга юлламаны абсолют батыр Ильяс Галимов (уңнан икенче) алды

Милли көрәшне элек Сабантуйларда гына күрергә мөкин булса, хәзер Татарстанда мондый бәйгеләр үткәрү елдан-ел арта. Азнакайда да мартның соңгы көнендә спорт мастеры, Сабантуйлар батыры Әсләм Шакиров истәлегенә турнир узды. Ул менә унынчы тапкыр батырның эшмәкәрлек эшчәнлеген дәвам итүче уллары Руслан һәм Рөстәм Шакировлар химаячылыгында оештырылды.

Турнирда дәрәҗәле кунаклар: Татарстан Республикасында спорт көрәше буенча федерация рәисе урынбасары Равил Хәйруллин; Самара өлкәсенең самбо федерациясе президенты, дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы Хәбил Бикташев, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Әлмәт районы башлыгы Нәзил Сәлахов, шулай ук муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты. Казанның Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысның изге догасы һәм вәгазе спорт чарасына аерым бер төсмер бирде.

Турнирны ачып, Равил Хәйруллин ТР авыл хуҗалыгы министры һәм милли көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын укыды һәм милли спортны үстерүдә керткән өлеше өчен Руслан Шакировка исемле сәгать тапшырды.

Бу бәйгедә республиканың төрле шәһәр һәм районнарының иң көчле көрәшчеләре бил алышты. Үз авырлык категорияләрендә беренчелекне Азнакайдан Руслан Гәрәев, Әлмәттән Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Фәнил Минһаҗев, Ильяс Галимов яулады. Ветераннар арасында Октябрьскийдан Хәлил Гарифуллин җиңде. Алар барысы да кубоклар, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Ә абсолют батыр Ильяс Галимовка хаҗга бару бәхете елмайды.

Татар ир-егетләре чын батыр саналу өчен ат иярендә нык утырырга һәм көндәшен кимендә алты минут аркасына яткырып тотып торырга тиеш булган. Милли көрәшнең тамырлары бик тирәнгә тоташа, аңа инде берничә мең еллап. Кешеләр гомер буе көрәшкәннәр: елга буендагы уңдырышлы җир, иң яхшы ат, иң чибәр кыз өчен... Борын заманның гади һәм намуслы кул көрәшен тора-бара салкын, аннан утлы корал алыштырган. Монда инде батырлыкка урын калмаган. Бүгенге заманда исә кул көрәше - спорт һәм күңел ачу чарасы.

Өч тапкыр дөнья чемпионаты призеры Фәнил Минһаҗев

- Мин 17 яшемнән көрәшә башладым. Бабам, абыйларым да көрәшә иделәр. Минем өчен көрәш - ул, иң беренче чиратта, хезмәт. Җиңүгә омтылыш, максатчанлык, сәламәт яшәү рәвеше, ә иң мөһиме - үз өстемдә даими эшләү, - ди 2006-2008 елларда Россия чемпионы, билбау белән көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионаты призеры Фәнил Минһаҗев.

Турнирның бурычы - республика шәһәрләре һәм районнары арасында дуслыкны ныгыту һәм элемтәне үстерү.

- Әсләм мине бик яшьли көрәшкә тартты, - дип искә ала "Технопром" ҖЧҖ генераль директоры Марсель Шәрифуллин. -Шул ук вакытта кисәтеп куйды: көрәшченең көче шунда: ул беркайчан да алдашмый һәм сүзендә тора. Әнә шулай союздаш республикаларга турнирларга йөри башладым. Юл йөрү күңелле иде, автобусларда баянга җырлап, шаяртып-көлеп йөрдек. Көрәшчеләр арасында дуслык та көчле иде. Кемгәдер гараж салырга, печән чабарга кирәк икән, барыбыз җыелышып ярдәм иттек. Хәзер дә мәшәкатьләрне читкә куеп, турнирга җыелырга тырышабыз.

Баш хөкемдар Ф.Гәрәев турнирның бик яхшы узуын, елдан-ел көрәшчеләрнең артуын билгеләп үтте.

Тамашачылар соңгы көрәшкә кадәр утырды, беркем дә кайтып китмәде.

- Без көрәшчеләребезнең Россия җыелма командасына эләгүләре һәм Универсиадада катнашулары өчен тырышабыз, - диде милли көрәш буенча федерация рәисе урынбасары Р.Хәйруллин.

Диләрә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев