Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күпчелек җинаятьләрнең төп сәбәпчесе – эчүчелек

Көнкүрештә күзәтелгән күпчелек җинаятьләрнең төп сәбәпчесе - әлеге дә шул эчүчелек. Салган башта аң томалана, кеше ни кылганын белми, тиктомалдан сугыша башлый, аның бу гамәлләре хәтта ки башкаларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Низагның сәбәбе, гадәттә, игътибар ителми торган вак-төяктән дә килеп чыга. Сүз дә юк, зыян китермәгән тукмашып алу белән...

Көнкүрештә күзәтелгән күпчелек җинаятьләрнең төп сәбәпчесе - әлеге дә шул эчүчелек.


Салган башта аң томалана, кеше ни кылганын белми, тиктомалдан сугыша башлый, аның бу гамәлләре хәтта ки башкаларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Низагның сәбәбе, гадәттә, игътибар ителми торган вак-төяктән дә килеп чыга. Сүз дә юк, зыян китермәгән тукмашып алу белән генә тәмамланса, аның куркынычы юк. Ә бит афәт-кайгыларга салган очраклар да тормышыбызда булгалап тора.


Галя һәм Виктор Саранцевлар (билгеле сәбәпләр белән исемнәр үзгәртелде) тату гына яшәп яталар. Галя белән танышканнан соң, Викторның тормышы нык үзгәрә. Әле яши башлаганнарына әллә ни күп булмаса да, алар фатир сатып алалар, аңа ремонт ясыйлар, мал-туар һәм кош-корт үрчетеп җибәрәләр. Күршеләре тарафыннан зар-моң ишетелми, ипле генә гаилә саналалар. Әмма бер бәла бар - икесе дә бераз салгаларга ярата. Ул көнне дә бергәләп эчәләр, тавыш чыга. Гел уйламаган җирдән ире хатыныннан көнләшә, күршесе белән ике арада элемтә бар дип шикләнә. Ачуы килеп, хатынын этеп җибәрә, тегесе ипи кисеп торган җирдән, пычагы белән иренә кизәнә һәм үзе дә сизмәстән, аңа яра ясый. Ә инде ни кылуын аңлап алгач, ашыгыч ярдәм чакыра, алар килгәнче иренә ярдәм күрсәтергә ашыга. Виктор сырхауханә палатасында гына аңына килә һәм башта ни булганын төшенә алмый.


Ирне медицина учреждениесенә озатканда, әлбәттә, бу хакта полициягә дә хәбәр ителә һәм җинаять эше ачыла. Галя ире белән ачуланышуын әйтә, аңа пычак белән кизәнүен дә яшерми.


Судта Виктор хатынын яклый, аңа авыр җәза бирмәүне сорый. Аның сырхауханәдә ятканда яныннан да китми каравын, өйгә чыккач та гел янәшәдә булуын әйтә. Ә инде бу вакыйгада төп гаепле үзе дип саный.


Җинаять эше материалларын караганнан соң, суд Галя Саранцеваны гаепле дип таный һәм аны ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгели. Җәзаны ул гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк.


Җәза чарасын билгеләгәндә суд кылынган җинаятьнең характерын, ни дәрәҗәдә авыр булуын, җәмгыятькә куркыныч тудыру дәрәҗәсен, шулай ук гаепләнүченең элек тә җәзага тартылган булуын искә ала. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.


Лилия Хәбирова,суд утырышы секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күпчелек җинаятьләрнең төп сәбәпчесе – эчүчелек