Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кояшлы һәм чәчәкле бәйрәм

Һәр елны ноябрьнең соңгы атнасында Аналар көнен билгеләп үтү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов ветеран-табиб Т.Долгановага юбилей медале тапшыра Узган җомгада, Мәдәният йорты залы, балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәрберсен илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләгән, сау-сәламәт үстереп, рухи байлыгын кайгырткан, үз кочагына ятимнәрне сыендырырга көч...

Һәр елны ноябрьнең соңгы атнасында Аналар көнен билгеләп үтү районыбызда күркәм традициягә әверелде.

Район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов ветеран-табиб Т.Долгановага юбилей медале тапшыра

Узган җомгада, Мәдәният йорты залы, балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәрберсен илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләгән, сау-сәламәт үстереп, рухи байлыгын кайгырткан, үз кочагына ятимнәрне сыендырырга көч тапкан төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге гүзәл затлар белән тулы иде.

Кешелеклелек, тырышлык, олыларга ихтирам кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына. Шуңа күрә бу көнне аналарга атап бик күп җылы сүзләр, җырлар, шигырьләр яңгырады.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов озак еллар намус белән сәламәтлек сагында, мәгариф өлкәсендә эшләгән, тәрбиягә бала алган, күп бала тәрбияләүче аналарга, бриллиант туйларын билгеләп узучы нефтьчеләр гаиләсе - берсеннән-берсе уңган дүрт бала үстергән Люция һәм Нәфис Фәйзуллиннарга районның юбилей медален тапшырды.

Тантанада ТР Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Айрат Фәррахов катнашты. Ул соңгы елларда республикада бала туу артуын билгеләп үтте һәм аналарга рәхмәтен белдерде, иминлек, сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете теләде. Айрат Зәки улы бу көнне шулай ук "Нефтемаш" заводында, "Азнакай киемнәре" фабрикасында, Урсай, Илбәк авыллары җирлекләрендә булды, халыкны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде.

Районыбызда 18 ана «Ана даны» медален йөртә. Өченче һәм аннан күбрәк бала табучыларның артуы исә хөкүмәт тарафыннан аналарга игътибарның көчәюе, хатын-кызның төп асылына кайтуы хакында сөйли.

Сәхнә түренә бер-бер артлы хөрмәтле әниләр күтәрелде. Барчасына истәлеккә бәйрәмгә дип махсус ясалган "Актүбә уенчыгы" сувенирлары - кулына сабый тоткан Ана, чәчәкләр тапшырылды.

Урамда өтеп алырлык суык, ап-ак кар булса да, бу көнне әниләрнең күңелендә яз гөлләре шытты, йөзләрендә кояштай елмаю балкыды.

Р.Шәрипова

Ана көне бәйрәме алдыннан Актүбә бистәсе башлыгы бүлмәсендә яңа туган сабыйларга исем кушу тантанасы узды. Ә иң мөһиме - әлеге сау-сәламәт, искиткеч дүрт сабыйга тормыш бүләк иткән Аналарга хөрмәт күрсәтелде.

Актүбәлеләр өчен күңелле вакыйга - быел 105 бала туган, бу - узган елның шушы чорына караганда 33 балага артыграк. Әле бит ел төгәлләнмәгән!

Фәрхетдиновлар, Князевләр, Галиевләр, Гафуровлар гаиләсендәге өч кыз һәм бер малайга бу көнне Самира, Ярослава, Эльвина, Мөнтәсир исемнәре кушылды һәм кеше тормышындагы иң беренче документ - туу турында таныклык, бистә башлыгы Р.А.Галееваның истәлекле бүләге тапшырылды. Әлеге сабыйлар бәхетле, алар әти-әни, абый-апалары кочагында, гаилә назын һәм җылысын тоеп үсәчәк. Ә дәүләт ана капиталы алуга хокук белән тәэмин итеп, ата-аналарга балаларын лаеклы гражданнар итеп тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Л.Понамарева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев