Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кояш җылысында, саф һавада

"Азнакайнефть"нең "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" җәйге сәламәтләндерү лагерьлары быел да балаларны кабул итеп алды. Шушы көннәрдә лагерьларны ачу тантанасы узды. Кунаклар - район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов иң элек "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерында булдылар. Балалар аларга бик күңелле концерт күрсәтте,...

"Азнакайнефть"нең "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" җәйге сәламәтләндерү лагерьлары быел да балаларны кабул итеп алды. Шушы көннәрдә лагерьларны ачу тантанасы узды.

Кунаклар - район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов иң элек "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерында булдылар. Балалар аларга бик күңелле концерт күрсәтте, чәкчәк белән сыйладылар. Шушындый матур ял итү урыны бүләк иткән нефтьче абыйларына эшләрендә зур уңышлар теләделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тантананың төп өлеше узган ел гына ясалган, матур җиһазланган клубта дәвам итте. Башта балалар сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Аннан сүз килгән кунакларга бирелде. Марсель Зөфәр улы лагерьның бик матур урында урнашуын, балалар өчен заманча уңайлы шартлар тудырылуын әйтеп, моның өчен барсы исеменнән дә нефтьчеләргә, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка рәхмәт белдерде. "Мондагы шартларга республиканың башка районнары, башка өлкәләр дә көнләшерлек. Шәһәрдә дә нефтьчеләр тарафыннан бик күп эшләр башкарыла, форсаттан чыгып, үзебезнең "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка да зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Аның безгә һәр өлкәдә олы ярдәме тия", - диде ул.

Аннары кунаклар "Каенкай" лагерына юл тотты. Әүвәл ябык бассейнда булдылар, анда аларга балалар йөзү буенча осталыкларын күрсәтте. Аларның канәгатьлеге, биредә ялның бик ошавы һәркайда сизелә. Җәйге сәламәтләндерү лагерьлары директоры Регина Хәмитовадан әти-әниләрнең балаларын күрергә килгәч, алар янында озак тормауларын, һаман да каядыр ашыгуларын әйтүләрен ишеткәч, һәркем күңелендәген раслап куйды: мондый да рәхәт, кызыклы, күңелле тормышның бер генә мизгелен дә калдырасылары килмидер шул, кадерен беләләр...

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев