Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котырган төлке белән йөзгә – йөз

Зур Сукаеш авылында "Тамчы" балалар бакчасы хезмәткәре дистәләп сабыйны котырган төлкедән саклап кала. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Җәйнең соңгы көннәренең берендә балалар һәрвакыттагыча кичен уйнарга чыгалар. Бакча ишек алдында тыныч кына сабыйларга шигырь укып утырган Венера ханымның кинәт кенә аягына ниндидер юеш әйбер тиеп киткән кебек тоела. Берәр узгынчы эттер дип әлләни...

Зур Сукаеш авылында "Тамчы" балалар бакчасы хезмәткәре дистәләп сабыйны котырган төлкедән саклап кала.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Җәйнең соңгы көннәренең берендә балалар һәрвакыттагыча кичен уйнарга чыгалар. Бакча ишек алдында тыныч кына сабыйларга шигырь укып утырган Венера ханымның кинәт кенә аягына ниндидер юеш әйбер тиеп киткән кебек тоела. Берәр узгынчы эттер дип әлләни игътибар да итми. Әмма балалар "озын койрык"ны бик тиз танып алалар:
-Төлке, төлке килгән, - дип кычкырыша башлыйлар. Шулчак төлке дә үз явызлыгын күрсәтә башлый. Ыслый, сикерә, әллә ниләр кылана, аякны да тешләп алырга өлгерә. Венера үз-үзен белештермичә төлкенең муеныннан эләктереп алып, атып бәрә. "Сабыйларны, сабыйларны коткарырга кирәк", - дигән уй йөгереп үтә аның башыннан һәм ул төлке янә ташланганчыга кадәр санаулы секундлар эчендә һәммәсен биегрәк урынга - өстәлгә бастырырга өлгерә. Төлке янә һөҗүмгә ташлана. Венера тәмам хәлдән тая, яралардан кан саркый (сул аягын дүрт урыннан тешләгән, җитмәсә кулы да авыру). Шулвакыт бәхеткә, Юлдаш пәйда була. Әллә соң көн саен ашатып, тәрбияләп торган Венера апасына ярдәмгә ташлануы булдымы икән аның. Төлкегә бу бер дә ошамый, ыслый- ыслый этне куа китә. Нәкъ менә шушы чорда Венера Дәүләтова балаларны бакча бинасына кертергә өлгерә. Чак өлгереп кала, соңгы баланы бинага уздырганда, явыз төлке янә пәйда була. Шул чагында гына ул үзенең җеп өзерлек тә хәле калмаганлыгын тоя. Күрәсең, мондый игелекле гамәл кылганда Ходай үзе ярдәмен бирәдер. Венера үз сәламәтлеге бәрабәренә, үз-үзен аямыйча сабыйларны бәладән коткарып кала, берсе дә зыян күрми.
Әлбәттә инде соңыннан үзенә тиешле прививкаларны алып дәваланырга туры килә.
Бүген Венера Рузалимовнаның эт, мәче күрсә дә, куркудан йөрәге алына. Ә теге вакытта котырган төлке белән йөзгә-йөз сугышканда... Күрәсең, сабыйларны коткару теләге, алар өчен үзеңдә җаваплылык хисе куркудан да көчлерәк булган. Бу батырлык түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Котырган тљлке белђн йљзгђ – йљз