Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Сафина Фәридә Сәет кызын

Үчәлле авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Актүбә бистәсендә гомер итүче кадерле сеңлем, апабыз Сафина Фәридә Сәет кызының олы юбилее - 11 майда аңа 60 яшь тулды. Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Без сине бик...

Үчәлле авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Актүбә бистәсендә гомер итүче кадерле сеңлем, апабыз Сафина Фәридә Сәет кызының олы юбилее - 11 майда аңа 60 яшь тулды. Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Син бик сабыр, изге күңелле, туган җанлыклы, ярдәмчел, олы йөрәкле. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәреңдә авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, кызың-киявең, оныгың өчен шатланып-куанып, игелек-шәфкатьләрен күреп, кода-кодагыйларың, якыннарың белән аралашып, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп итсен.

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

Зур ихтирам белән: Җиһаншиннар, Шәрифуллиннар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев