Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Садыйков Салих Зарип улын

Кәтем авылында туган һәм шунда гомер иткән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Садыйков Салих Зарип улына 16 майда 99 яшь тула. Без аның балалары, инде үзебез дә күптән пенсия яшендә булып, әтиебезнең исән-сау, сәламәт булуына сөенеп, туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әтиебез тормышның ачысын-төчесен күргән, авыр...

Кәтем авылында туган һәм шунда гомер иткән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Садыйков Салих Зарип улына 16 майда 99 яшь тула.

Без аның балалары, инде үзебез дә күптән пенсия яшендә булып, әтиебезнең исән-сау, сәламәт булуына сөенеп, туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әтиебез тормышның ачысын-төчесен күргән, авыр сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, сынмаган, сыгылмаган, күп кешенең тормышында маяк булган кеше. Без аңа алга таба да тыныч картлыкта, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының кадер-хөрмәтен күреп, тату, бәхетле гомер кичерүен телибез. Алга таба да язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр сиңа, әтиебез.

Иң изге теләкләр белән: 6 баласы, киленнәре, кияүләре, 13 оныгы, 17 оныкчыгы исеменнән өлкән улы Фаварис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев