Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Мифтахова Зөлфия Әмир кызын!

Вахитов совхозында туып, бүгенге көндә Яхшыбай авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез Мифтахова Зөлфия Әмир кызының 17 май көнне зур гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез, җир йөзендә синнән дә якын, синнән дә рәхимле, мәхәббәтле, синнән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген...

Вахитов совхозында туып, бүгенге көндә Яхшыбай авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез Мифтахова Зөлфия Әмир кызының 17 май көнне зур гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, җир йөзендә синнән дә якын, синнән дә рәхимле, мәхәббәтле, синнән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни.

Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп тордың. Вакытсыз сыңар канатлы булып калдың - әтиебезне югалттык. Шуңа карамастан, тормышта нинди авырлыклар очраса да, безгә сиздермичә түздең гадел, сабыр булырга өйрәттең. Тормышта үз урыныбызны табарга, өч балаңа да югары белем алырга ярдәм иттең. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!

Әни, сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа һәм оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез!

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев