Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Халикова Нәкыя Сәлим кызын

Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Халикова Нәкыя Сәлим кызы! Юбилеең белән котлап, иң изге матур теләкләребезне юллыйбыз. Син барыбызга да бик итәгатьле, ярдәмчел, олы җанлы һәм сабыр булдың. Бар гомереңне мәгариф өлкәсендә балаларга белем бирү өстендә эшләдең. Хезмәтеңне "Татарстанның Атказанган укытучысы", "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале һәм Мактау грамоталары...

Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Халикова Нәкыя Сәлим кызы!

Юбилеең белән котлап, иң изге матур теләкләребезне юллыйбыз. Син барыбызга да бик итәгатьле, ярдәмчел, олы җанлы һәм сабыр булдың. Бар гомереңне мәгариф өлкәсендә балаларга белем бирү өстендә эшләдең. Хезмәтеңне "Татарстанның Атказанган укытучысы", "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале һәм Мактау грамоталары бизи. Тормышларга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, Рәфкатең белән тигезлектә, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен Сиңа да, туганнарыңа да җиткерсен, бәрәкәтле мал һәм игелек насыйп итсен, биргән нигъмәтләреннән аермасын.

Латыйфуллин, Якупов, Шиһаповлар гаиләләре


КОТЛЫЙБЫЗ

Яраткан физика укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Халикова Нәкыя Сәлим кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезнең белән узган отряд, дружина сборлары, дәресләр, сәяхәтләр, мәктәп еллары - барыбызның да хәтерендә. Тырыш хезмәтегез мактаулы бүләкләргә лаек булды. Зур рәхмәт Сезгә!

Мөгаллимәнең үрнәк өлгесе сез,

Йөзегез нурлы, күркәм, сөйкемле.

Хатын-кызның бөтен матурлыгын,

Сезгә җыеп биргән шикелле.

Гомерегез булсын бәхетле,

Бәхетегез булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне,

Бирсен Ходай сезгә бу көнне.

Зур хөрмәт белән: Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 1981 нче елгы чыгарылыш укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев