Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Халикова Нәкыя Сәлим кызын!

Азнакайда яшәүче кадерлебез Халикова Нәкыя Сәлим кызын туган көне - 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сабыр холыклы, эшчән, һәрвакыт ярдәмчел әниебез! Безнең таянычыбыз, кинәшчебез булуың өчен зур рәхмәт сиңа! Синең укыту-тәрбиягә багышланган 46 еллык хезмәтең "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Татарстанның Атказанган укытучысы" исемнәре, "Хезмәт ветераны" медале белән бәяләнде. Киләчәктә...

Азнакайда яшәүче кадерлебез Халикова Нәкыя Сәлим кызын туган көне - 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сабыр холыклы, эшчән, һәрвакыт ярдәмчел әниебез! Безнең таянычыбыз, кинәшчебез булуың өчен зур рәхмәт сиңа!

Синең укыту-тәрбиягә багышланган 46 еллык хезмәтең "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Татарстанның Атказанган укытучысы" исемнәре, "Хезмәт ветераны" медале белән бәяләнде. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сезгә әти белән тигезлектә, сау-сәламәт гомер итәргә язсын.

Яз аенда, ахыры, тугангадыр,

Май кояшы кебек җылы син.

Олы җанлы, киң күңелле,

Изгелекләр белән тулы син.

Котлап сине юбилеең белән

Шомырт чәчәкләре сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Иң изге теләкләр белән: ирең Рәфгать, кызларың, оныкларың, Солтангировлар, Шиһаповлар, Усмановлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев