Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Җамалиева Дилара Фәттах кызын!

2 нче октябрьдә безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Җамалиева Дилара Фәттах кызы күркәм юбилеен каршы ала. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Әгәр кеше дөрес яшәсә, гомер үткән саен ул нәрсәгә булса да ирешә. Димәк, ул бөлми, баерак була. Безнең әни үз бәхетен үзе тудырып, иренә, балаларына, туганнарына...

2 нче октябрьдә безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Җамалиева Дилара Фәттах кызы күркәм юбилеен каршы ала. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Әгәр кеше дөрес яшәсә, гомер үткән саен ул нәрсәгә булса да ирешә. Димәк, ул бөлми, баерак була. Безнең әни үз бәхетен үзе тудырып, иренә, балаларына, туганнарына да өлеш чыгарды. Әниебез хезмәт сөючән, тырыш, кешелекле, гадел, саф күңелле, олысына-кечесенә киңәшче, ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы, зирәк һәм рухи бай булуы белән күпләргә үрнәк кеше.

Әни, киләчәк гомер юлыңны әти белән тигезлектә, сәламәтлектә, кайгы-хәсрәтсез, теләгән теләкләреңә ирешеп, бәрәкәтле мул тормышта, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын.

Үткән гомер юлың

Кешеләргә үрнәк булырлык.

Синең соклангыч тормышың

Безнең өчен горурлык.

Ихлас теләкләр белән, хөрмәт итеп: балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев