Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фирдәвес, сине чын күңелдән алтын - 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз!

Мәгърур Чатыр тау итәгенә урнашкан Аю (Уразай) авылында Мөгаздәмә һәм Васыйл Закировлар гаиләсендә уртанчы бала булып зәп-зәңгәр күзле бер малай дөньяга килә. Аңа Фирдәвес дип исем кушалар. Ул бик тырыш, зиһенле, игелекле бала булып үсә. 15 яшеннән Минзәлә педагогия училищесына укырга китә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет Әгерҗе авылында...

Мәгърур Чатыр тау итәгенә урнашкан Аю (Уразай) авылында Мөгаздәмә һәм Васыйл Закировлар гаиләсендә уртанчы бала булып зәп-зәңгәр күзле бер малай дөньяга килә. Аңа Фирдәвес дип исем кушалар. Ул бик тырыш, зиһенле, игелекле бала булып үсә. 15 яшеннән Минзәлә педагогия училищесына укырга китә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет Әгерҗе авылында чибәр, акыллы Рәсимәне, безнең төпчек сеңлебезне күреп ала. Яшьләр матур, тигез гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. "Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - дип безнең киявебез Фирдәвес турында әйтәләрдер. Ул укытучы, нефтьче, балта остасы, биюче дә. Безнең киявебез мәзәкләр сөйләргә яратучы бик шаян кеше дә әле. Үзе бик ярдәмчел дә.

Фирдәвес, сине чын күңелдән алтын - 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, эшеңдә уңышлар, муллык, гаиләңдә иминлек телибез. Сеңлебез белән бергә-бергә тигез канатлар булып, куанычлы озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен сезгә.

Туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев