Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кош-кортны Азнакайда авыл халкы түгел, ә фермерлар күпләп асрый

Авылга кайтсаң, нидер җитми кебек. Капка төбендә ямь-яшел бәпкә үлән, шул яшеллектә йөрүче сары томшыклы каз-үрдәк бәпкәләре, каргаларны куркыту өчен таягына кулъяулыгы бәйләгән бәпкә саклаучы әби-чәбиләр, бала-чага җитми икән бит. Аның каравы капка төбе саен машина. Авыл урамы буйлап төшеп китсәң, каз-үрдәк асраучы берничә генә хуҗалыкны табарга мөмкин. Алары да...

Авылга кайтсаң, нидер җитми кебек. Капка төбендә ямь-яшел бәпкә үлән, шул яшеллектә йөрүче сары томшыклы каз-үрдәк бәпкәләре, каргаларны куркыту өчен таягына кулъяулыгы бәйләгән бәпкә саклаучы әби-чәбиләр, бала-чага җитми икән бит. Аның каравы капка төбе саен машина. Авыл урамы буйлап төшеп китсәң, каз-үрдәк асраучы берничә генә хуҗалыкны табарга мөмкин. Алары да кош-корт үзләре утырып чыгарганы түгел, ә бәлки инкубатордан алып кайтканы.


-Үзе утырып чыгарганның ите тәмле, чиста, табигый була да бит, әмма бик мәшәкатьле. Хәзер элеккечә карават астына каз оясы кертеп куючы юктыр инде ул. Кереп-чыгып йөри торгач, ана каз идәннәрне дә пычрата, тавышлы да, бала-чаганы тешләп алырга да күп сорамый. Оясын абзарга куйсаң була да инде. Анда да бөтен шартын китерә башласаң, бик мәшәкатьле. Бердән ата каз белән туры килүләре, тату булулары кирәк.

Ихата, бакчада да каз йөртәсе килми хәзер, таптыйлар. Урамда - этләр, тыз-быз машина чаба, бәпкә үләнен дә табармын димә. Шушыларны истә тотып, кешеләр каз-үрдәк, чебиләрнең шактый үскәнен генә алып тәрбияли хәзер. Мин үзем кечкенәдән үк алып үстерәм. Эремчектә җебетелгән ипи кушып ашатам. Ябуда тотып үсмиләр алар, шуңа күрә иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр үләндә йөртәм. Шуңа да итләре бик тәмле була.


Мин казларны бик яратам. Алар шулкадәр акыллы. Кайда чирәм, кайда су барын, кайдан куркыныч янавын белеп торалар. Элек коены кайда казырга кирәклеген дә казларга карап билгеләгәннәр. Алар синең артыңнан ияреп йөриләр, үзләре нидер сөйлиләр. И-и-и, элеккеге чорларны нык сагынам.

Иң күңелле вакыт - бәпкәләрнең яңа гына күкәйдән чыккан вакыты. Ата казны күзәтү үзе бер тамаша. Бәпчекләрен хәвеф-хәтәрдән саклау өчен ыслый-ыслый, тыпырдап бии инде. Балалар өчен дә бер шөгыль, тәрбия чарасы. Алар шул чебиләр, бибиләрне карап мәш киләләр, су эчертәләр, тапап бирү өчен үлән ташыйлар.


Каз тормышта бик кирәкле кош-корт. Мин аларны каклап та куям, күчтәнәчкә дә таратам, мамыгыннан мендәр ясыйм - дип казлары турында бер китап язарлык итеп сөйләп бирде Тымытык авылыннан уңган, булган Люция ханым Шәйгарданова.

- Минем әнкәй гел чебиләр үстерә иде, - ди Гөлфия Вәлиева. - Бик еш кына тавык үзе утырып чыгарган чебиләр янына инкубатордан алып кайтканын да кушып җибәрәләр. Таный бит тавык, бер дә үз чебиләре янына читләрне кушасы килми.

Әнкәй хәйләсен таба: эчә торган суына бераз аракы салып биргәч, әүмән-тәүмән килеп, әнкә тавык башка чебиләрне дә ияртеп китеп бара һәм шуннан соң бер зур гаилә булып аерылмыйча йөриләр. Кызык инде ...


... Мин балачак хатирәсенә чумам. Без бәләкәй чакларда казы гына түгел, бәрәннәре, бозавы да өйгә керә иде әле аның. Без - бала-чага шуларга карап сөенә, уйный, ашата идек. Балачак бәпкә үләндә чемченеп йөргән каз бәпкәләре, тиз-тиз бөтенесен тизрәк корсагына тутыручы үрдәк, йомры йомшак чебиләре белән истә калган.

Бүгенге көндә капка төпләрендә яшел чирәм чемченеп йөрүче бәпкәләрне очратуы читен. Заманалар үзгәргән, камилләшкән саен татар халкының борынгыдан килгән шөгыле акрынлап югала, табигыйлеген югалта бара. Мал-туар, кош-корт йөрмәгәч, бала-чага чапмагач, урамнар, бакча артлары, инеш буйларын куе үлән баса. Әби- бабасына кунакка кайткан бала-чагасы да бүген өйдән чыкмыйча компьютер артында утыра.

Гомер-гомергә тап-такыр була торган бакча артыннан (кичен бала-чага җыелып уйный, көндезен бозаулар бәйләп куялар иде) чиләге белән җиләк җыеп кердем беркөн. Кош-кортны бүгенге көндә күпләп фермерлар асрый, ул күбрәк табышлы бизнес буларак чагылыш таба. Әмма һәммәбезнең дә экологик чиста, табигый, авылда үстерелгән продукция ашыйсы килә ... Гел дә болай "камилләшә торгач" экологик чиста продукция калырмы икән?


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошкортны Азнакайда авыл халкы түгел, ә фермерлар күпләп асрый