Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коры, җилле һавада янгын куркынычы арта

Көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе, кызу һәм коры һава янгын куркынычын бермә-бер арттырды. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы өч көндә генә дә 19 лап чакыру булган. Алар арасында коры үлән яндыру очраклары да күп. Мәсәлән, Бирючевка авылында коры үлән яну аеруча борчу тудыра. Янгыннарны яшәүчеләрнең үзләре сүндерү очраклары да...

Көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе, кызу һәм коры һава янгын куркынычын бермә-бер арттырды. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы өч көндә генә дә 19 лап чакыру булган. Алар арасында коры үлән яндыру очраклары да күп. Мәсәлән, Бирючевка авылында коры үлән яну аеруча борчу тудыра. Янгыннарны яшәүчеләрнең үзләре сүндерү очраклары да күп. Бәйрәм чорларында янгын куркынычсызлыгын саклау максатында янгынга каршы аеруча режим кертелде. Бу чорда янгын сүндерүчеләр тарафыннан контроль көчәйтелә, тикшерүләр була, кагыйдә бозучыларга карата штрафлар икеләтә арта. Гражданнарга - 2 - 4; җаваплы кешеләргә - 15тән 30 мең; юридик затларга - 400дән500мең сумга кадәр. Төтенләп торучы коры үлән, чүп-чар янганын күрсәгез, соңламыйча шалтыратыгыз, сак һәм игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев