Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупция нәрсә ул һәм аның белән очрашканыгыз булдымы?

Эльвира Вәлиева: - Коррупция дисезме? Бер генә очрак, әнием республика районнарының берсендә яши. Бик күп авыр чирләре бар. Йөреп-йөреп тә инвалидлык ала алмагач, кемгә каз, кемгә акча биреп, әлеге мәсьәләне уңай якка хәл иттек... Мөдәянә Хафизова: - Коррупциянең нәрсә икәнен бик белеп бетермәсәм дә, телевизордан еш ишетәм. Кеше алдау, акча...

Эльвира Вәлиева:

- Коррупция дисезме? Бер генә очрак, әнием республика районнарының берсендә яши. Бик күп авыр чирләре бар. Йөреп-йөреп тә инвалидлык ала алмагач, кемгә каз, кемгә акча биреп, әлеге мәсьәләне уңай якка хәл иттек...

Мөдәянә Хафизова:

- Коррупциянең нәрсә икәнен бик белеп бетермәсәм дә, телевизордан еш ишетәм. Кеше алдау, акча "төртү"дер дип уйлыйм. Миннән акча таләп итүче кеше булмады. Үземнән сырхауханәдә дә озын чиратларда торам, пенсия фондында, халыкны яклау идарәсендә дә... Бирсәң, кире какмаслар иде дип уйлыйм.

Илһамия Хәертдинова:

- Элек мондый хәл юк иде. Без беркайчан да ришвәт бирмәдек. Бөтен җирдә акча төртеп, кешеләр барысын да үзләре бозып бетерделәр. Биргәнне алучылар булыр инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупция нәрсә ул һәм аның белән очрашканыгыз булдымы?