Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Кадерле азнакайлылар! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!Мөселманнар дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Бәйрәм мөбарәк булсын, барлык күркәм эш-гамәлләребез дә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен! Игелекле эшләр эшләп, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итик, җаныбызны сафландырыйк! Бу изге көннәрдә кайбер якташларыбыз олы хаҗ гамәлләрен үти, аларның...

Кадерле азнакайлылар! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!Мөселманнар дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Бәйрәм мөбарәк булсын, барлык күркәм эш-гамәлләребез дә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен! Игелекле эшләр эшләп, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итик, җаныбызны сафландырыйк! Бу изге көннәрдә кайбер якташларыбыз олы хаҗ гамәлләрен үти, аларның исән-имин кайтып җитүләрен телибез. Дингә омтылучы милләттәшләребез өчен Азнакай җирлегендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шәһәр һәм авыл халкы өчен мәчет-мәдрәсәләр эшләп килә. Хәтта 2-3әр иман йорты булган авыллар бар.
Шатлыклы һәм нурлы Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешүгә һәм туган төбәгебез файдасына фидакарь хезмәткә рухландырсын! Гает һәр гаиләгә иман, иминлек һәм бәрәкәт китерсен!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете мөбарәк булсын!