Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Контрафакт саткан өчен штраф

Азнакай прокуратурасы полиция хезмәткәрләре белән «Оптовик» ҖЧҖ һәм «Эссен» сәүдә үзәге эшчәнлегенә тикшерү уздырды. РФ Гражданлык кодексының 1252, 1255, 1263 нче маддәләре буенча контрафакт носительләр әйләнештән алынырга һәм компенсациясез юк ителергә тиеш. Фән, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә интеллектуаль хокуклар автор хокукы булып санала. РФ хөкүмәте карары белән расланган аерым товарларны...

Азнакай прокуратурасы полиция хезмәткәрләре белән «Оптовик» ҖЧҖ һәм «Эссен» сәүдә үзәге эшчәнлегенә тикшерү уздырды.

РФ Гражданлык кодексының 1252, 1255, 1263 нче маддәләре буенча контрафакт носительләр әйләнештән алынырга һәм компенсациясез юк ителергә тиеш.

Фән, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә интеллектуаль хокуклар автор хокукы булып санала. РФ хөкүмәте карары белән расланган аерым товарларны сату кагыйдәләренең 90 нчы пункты нигезендә аудиовизуаль әсәрләр һәм фонограммалар сатканда сатучы сатып алучыга кагыйдәләрдә күрсәтелгән белешмәләрдән тыш, һәрбер экземплярда (упаковкада) мәҗбүри күрсәтелергә тиешле мәгълүматны да тәкъдим итәргә тиеш.

Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре DVD дискларын сатып алды. Нәтиҗәдә контрафактлы хәзерләү билгеләре булган дисклар сату фактлары ачыкланды.

«Оптовик» ҖЧҖ, «Эссен» сәүдә үзәге павильоннарында «Антология индийского кино», Коллекция Оскар выпуск 3» DVD дискларында контрафактлы хәзерләү билгеләре бар.

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан «Оптовик» ҖЧҖгә карата РФ КоАПның 7.12 маддәсе1 часте буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Әлеге эш буенча Азнакай суды тарафынан «Оптовик» ҖЧҖ 30 000 күләмендә штрафка тартылды

А. Купов, прокурор ярдәмчесе, беренче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев