Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Комплекслы тикшерү уздырыла

ТРның 2013 елда гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын һәм сулыкларда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Республика Премьер-министры раслаган төп чаралар планы нигезендә, быелның 5 февралендә Азнакай муниципаль районында комплекслы тикшерү башлана. 7 февраль көнне узачак штаб күнегүләре районның барлык эвакуация органнары катнашында узачак. Анда шулай...

ТРның 2013 елда гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын һәм сулыкларда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Республика Премьер-министры раслаган төп чаралар планы нигезендә, быелның 5 февралендә Азнакай муниципаль районында комплекслы тикшерү башлана.
7 февраль көнне узачак штаб күнегүләре районның барлык эвакуация органнары катнашында узачак. Анда шулай ук муниципаль районның гражданлык оборонасы, штаттан тыш авария-коткару берләшмәләре катнашачак. ГО хезмәте һәм эвакуация органнары катнашындагы штаб күнегүләренең төп максаты - гадәттән тыш хәлләр булган очракта аларның үзара аңлашып, бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итү. Моңа һәр хезмәтнең үз бурычын белүе, шул исәптән халыкны вакытында кисәтү, саклану урыннарына урнаштыру, мәгълүмат җиткерү, медицина хезмәте күрсәтү, кайнар аш, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итү, кешеләрне, киемнәрне санитар эшкәртү, аларны зарарланган урыннардан чыгару, мәдәни-матди кыйммәтләрне коткару һәм башкалар керә.
ГО җитәкчесе - Азнакай муниципаль районы башлыгы әмере белән 13 гражданлык оборонасы хезмәте төзелде. Шулай ук 35 штаттан тыш авария-коткару берләшмәсе бар .
ГОның торак йорт подвалларындагы саклану каралтылары район җитәкчелеге тарафыннан аерым күзәтчелеккә алынды. Бүген аларны тиешле тәртипкә китерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Комплекслы тикшерњ уздырыла