Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Командир рәхмәте

РФ Хәрби көчләренә 2011 елда хезмәткә чакырылган Чубар Абдул егете Марат Муллахмәтов армиядә үзен яхшы белгеч, дисциплиналы солдат итеп таныта. Эчке хезмәт һәм хәрби дежурлыкны яхшы башкаруы өчен берничә бүләккә, шул исәптән хәрби бурычын намуслы үтәве өчен грамотага ия була. Бүлек командиры итеп билгеләнә, аңа кече сержант дәрәҗәсе бирелә. «Командирларга...

РФ Хәрби көчләренә 2011 елда хезмәткә чакырылган Чубар Абдул егете Марат Муллахмәтов армиядә үзен яхшы белгеч, дисциплиналы солдат итеп таныта. Эчке хезмәт һәм хәрби дежурлыкны яхшы башкаруы өчен берничә бүләккә, шул исәптән хәрби бурычын намуслы үтәве өчен грамотага ия була. Бүлек командиры итеп билгеләнә, аңа кече сержант дәрәҗәсе бирелә. «Командирларга һәм хезмәттәшләренә ихтирам белән карый, әдәпле, коллективта абруй казана. Хезмәтен башкарганда инициатива күрсәтә, хәрби осталыгын камилләштерүгә бар көчен куя. Үзенең карамагында булган хезмәт итүчеләр составын укыта һәм тәрбияли, - дип язган 75313 нче хәрби часть командиры, подполковник Н.Николаев Маратның әти-әнисе - Саҗидә Сәгадәт кызына һәм Илшат Әсхәдулла улына юллаган Рәхмәт хатында. - Сез илебезнең чын сакчысын үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз».

Әлбәттә, армиядә чагында әти-әнисе Марат өчен борчылган, шул ук вакытта сөенгән дә - өйдән читтә уллары аларның йөзенә кызыллык китермәгән. «Аның уңышлары безгә көч өстәп торды», - ди Саҗидә ханым.

Армиядә егет чын ир-ат дуслыгын һәм бердәмлеген таный. Марат өенә әле генә кайтты, ләкин хезмәттәшләре белән араны өзми. Хәзерге көндә ул «Җәлил УТТ» ҖЧҖдә машина йөртүче булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Командир рәхмәте