Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коллективның киләчәге өметле

Хезмәт коллективларында еллык хисап җыелышлары төгәлләнеп килә. Узган атна азагында ул "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесендә (МУП "СЖС") дә узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев катнашты, коллективны ирешелгән уңышлары белән тәбрик итте һәм автомобиль йөртүче Зәйтүн Фаздаловка, баш инженер Зирәк Мәгъсүмовка Азнакай районының 80 еллыгына багышлап чыгарылган...

Хезмәт коллективларында еллык хисап җыелышлары төгәлләнеп килә. Узган атна азагында ул "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесендә (МУП "СЖС") дә узды.

Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев катнашты, коллективны ирешелгән уңышлары белән тәбрик итте һәм автомобиль йөртүче Зәйтүн Фаздаловка, баш инженер Зирәк Мәгъсүмовка Азнакай районының 80 еллыгына багышлап чыгарылган медаль тапшырды. Ул шулай ук өлкән мастер Камил Гыйльфановны район Советының Мактау грамотасы, слесарь Мөхәммәт Хафизовны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Предприятиенең еллык эшчәнлеге турында директор Валерий Тимиряев хисап тотты. Аннан күренгәнчә, оешма башлыча авыллардагы (өлешчә шәһәрдәге) котельный казаннарына, алардагы контроль-үлчәү приборларына һәм автоматикага, СГГ, СОУ сигнализаторларына хезмәт күрсәтә. Аның балансында бүген 55 котельный исәпләнә. МУП "СЖС" райондагы сигез авылдагы 17 торак йортның идарә итү компаниясе дә булып тора. Узган ел ул, капиталь ремонт уздыру буенча федераль программада катнашып, Урманай авылындагы күпфатирлы йорт түбәсен ремонтлады, электр үткәргечләрен яңартты. Хәер, кечкенә генә коллектив башкарган һәм планлаштырган эшләрне саный китсәң, озынга сузылыр иде.

Хисап җыелышында предприятиедә хезмәтне саклау һәм аның тормышчанлыгын тәэмин итү буенча инженер Альбина Мәрданшина информациясе тыңланды.

Эшче-хезмәткәрләрнең күпсанлы сорауларына Сергей Афанасьев һәм Валерий Тимиряев җентекле җавап бирде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев