Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Азнакай мәшгульлек үзәге тарафыннан 2012 елның 7 аенда 1137 граждан эш белән тәэмин ителгән, шуларның 545е - балигъ булмаганнар. Профессиональ укуларга 121 эшсез җибәрелгән. 102 граждан җәмәгать эшләрендә катнашкан; 95 кешегә психологик ярдәм күрәтелгән.Уку һәм эш урыннары вакансияләре буенча 5 ярминкә уздырылган. *** ЗАГС мәгълүматларына караганда, җиде айда районда 512...

Азнакай мәшгульлек үзәге тарафыннан 2012 елның 7 аенда 1137 граждан эш белән тәэмин ителгән, шуларның 545е - балигъ булмаганнар. Профессиональ укуларга 121 эшсез җибәрелгән. 102 граждан җәмәгать эшләрендә катнашкан; 95 кешегә психологик ярдәм күрәтелгән.Уку һәм эш урыннары вакансияләре буенча 5 ярминкә уздырылган.

***

ЗАГС мәгълүматларына караганда, җиде айда районда 512 сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр 29га күбрәк. 230 пар никахын рәсмиләштергән. Кызганычка каршы, аерылышучылар да бар. Аларның саны - 137

***

Юл-транспорт вакыйгалары профилактикасы максатыннан прокуратура велосипедның Россия юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә транспорт чарасы булуын һәм аны йөртүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга тиешлеген искәртә.
Велосипедта йөрү 14 яше тулганнарга гына рөхсәт ителә. Алар төп юлның кырыеннан хәрәкәт уңаена, яки юл читеннән йөрергә тиешләр.
Велосипед йөртүчеләргә рульгә тотынмыйча йөрергә, өстәмә утыргычта 7 яшькә кадәр баладан кала пассажирлар утыртырга, велосипедның үзенең озынлыгы һәм киңлегеннән 0,5 м. га артып киткән йөк ташырга, әлеге юнәлештә бер полосадан да күбрәк булган юлларда сулга һәм әйләнәли борылырга рөхсәт ителми.
А. Купов, шәһәр прокуратурасы ярдәмчесе, беренче класслы юрист

***


Нефтьче абый-апалары балаларның җәйге ялында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең сакланышына зур игътибар бирә.
Бу көннәрдә «Азнакайнефть» идарәсенең гамәлдәге даими комиссиясе 24 нче янгын хезмәткәрләре белән берлектә «Березка» һәм «Орленок» сәламәтләндерү лагерьларында тикшерүләр уздырды. Лагерьларда балалар җитди күзәтү астында ял итәләр: барлык биналар да янгынны ачыклау системасы белән җиһазландырылган, һәрбер катта янгынны белдерү датчиклары куелган. Янгын краннары, ут сүндергечләр даими хәзерлектә. Иң күренә торган урыннарда кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Ут чыга калса, хәтта сулыш юллары һәм күз өчен махсус саклану комплектлары бар. Аны лагерь хезмәткәрләре үзләре дә сүндерә алалар, моның өчен күчмә янгын мотопомпалары куелган.

***

Мөмкинлекләре чикләнгән 20 азнакайлы Актүбә бистәсендә урнашкан «Ак Чишмә» санаторий-профилакториена юлламалар алды. 10 бала хәзерге көндә Бөгелмәнең «Возрождение» үзәгендә социаль тернәкләнү уза. Дәвалау процедураларыннан тыш хезмәт белән дәвалану, психологик һәм педагогик тернәкләндерү, шифалы физкультура, спорт һәм мәдәни чаралар да программага кертелгән.

***

"2011-2015 елларда һәркемгә уңайлы мохит" программасы кысаларында сукырларга хәрәкәт итү уңайлыклары тудыру ниятеннән һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен Азнакайда тавышлы 48 светофор урнаштырылган. Киләчәктә шәһәребезнең барлык юл чатларына җәяүлеләр өчен светофорлар һәм светофорларның ут сигналларын тавыш белән белдерүче махсус җайланмалар куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көн туса яћа хђбђр