Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең 126 рационализаторы һәм уйлап табучысы керткән 154 тәкъдимне тормышка ашырудан 23 млн. сумнан артык икътисади эффект алу көтелә. Бу өлкәдә Булат Дәминов (1 нче цех), Марат Хәертдинов (3 нче цех), Радик Закиров (4 нче цех), Мөнир Маннанов һәм Азат Зиннуров (ПРЦЭ и ЭО) аеруча актив эшли. Биредә бер...

"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең 126 рационализаторы һәм уйлап табучысы керткән 154 тәкъдимне тормышка ашырудан 23 млн. сумнан артык икътисади эффект алу көтелә. Бу өлкәдә Булат Дәминов (1 нче цех), Марат Хәертдинов (3 нче цех), Радик Закиров (4 нче цех), Мөнир Маннанов һәм Азат Зиннуров (ПРЦЭ и ЭО) аеруча актив эшли. Биредә бер ел эчендә 85 мең сумнан артык авторлык бүләге алган новаторлар да бар.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен елга ике тапкыр тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтләндерү чаралары уза. Узган атнада районнан 3 бала Чаллы шәһәре «Кояшкай», ә бер бала Бөгелмә шәһәре «Возрождение» тернәкләндерү үзәгенә китте.

Гыйнвар аенда аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 56 бала «Азнакай» санаторий-профилакториенда сәламәтлеген ныгытты.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2010 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алуга ахыргы нәтиҗәләр ясады. Әлеге мәгълүматлар буенча, Татарстанда яшәүчеләр саны 3786488 тәшкил итә. Халык саны буенча республика Россиядә сигезенче урында. 2002 елдагы сан алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, халык саны 7,2 меңгә арткан. Барча халыкның 75,4 проценты шәһәрдә яшәсә, сала халкы 24, 6 процент кына тәшкил итә. Республикада 40 шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистә, 3073 авыл исәпләнә. Соңгы ике сан алу арасындагы чорда 8 авыл юкка чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев