Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Районның төбәкне өйрәнү музеенда Ватан сакчылары көне уңаеннан Батырлык дәресе үтте. "Сугыш еллары һәм солдат хатлары" күргәзмәсен ачып, музей директоры Г. Хисамиева бу чор истәлекләренә тукталды, фронттан килгән хатлар белән таныштырды. Музей хезмәткәре А.Нигъмәтҗанованың якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында чыгышын барсы да йотлыгып тыңлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Х.Хәмидуллин,...

Районның төбәкне өйрәнү музеенда Ватан сакчылары көне уңаеннан Батырлык дәресе үтте. "Сугыш еллары һәм солдат хатлары" күргәзмәсен ачып, музей директоры Г. Хисамиева бу чор истәлекләренә тукталды, фронттан килгән хатлар белән таныштырды. Музей хезмәткәре А.Нигъмәтҗанованың якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында чыгышын барсы да йотлыгып тыңлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Х.Хәмидуллин, әфган сугышы ветераннары Р.Җиһаншин, С.Сәлахов истәлекләре белән уртаклаштылар.

Азнакай 7 нче гомумбелем мәктәбенең тарих укытучысы М.Гафиятуллина җитәкчелегендә очрашуда катнашкан 11 сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Батырлык дәресен алып барган музейның фәнни хезмәткәре Г.Мостафина әнә шулай өч буын вәкилләрен җыйды ул көнне.

Узган елда Чубар Абдул авылының 8 егете армия сафларына китте. Болай ук күпләп киткәннәре юк иде әле. Данир Бикмуллин, Гаяз Ихсанов, Рөстәм Мостафин, Айдар Нуртдинов, Марат Муллахмәтов, Илһам Хәертдинов, Илмир Фәйзуллин, Рәфыйк Миннекәевләр төрле өлкәләрдә хезмәт итеп, сагыну тулы хатларын юллыйлар. Бу көннәрдә авыл китапханәсе мөдире Миләүшә Гыймаева оештыруында «Солдат хатларын укыйбыз» кичәсе булып узды. Кичәдә егетләрнең хатлары укылды. Алар берсе дә зарланмаган, киресенчә, армиягә барырга кирәклеген, аның чыныгу мәктәбе булуын язганнар. Хатларда туган як, якыннарын сагыну хисләре. Кичә шигырь сүзләре, моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү максатында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары берләшмәләренә йөрүчеләр белән ЮХИДИ хезмәткәре И.Исхаков, "БДД өйрәнү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе филиалы директоры А.Сәгъдәтуллина файдалы да, кызыклы да чара үткәрделәр. Балалар машина хуҗаларына юл хәрәкәте кагыйдәләре яктыртылган листовкалар өләштеләр, аларны юлда игътибарлы булырга чакырдылар, иминлек теләделәр. Мондый акцияләрдән соң балаларның да, юлдагы шоферларның да игътибарлылыгы артыр, дип ышанасы килә. Ә бит статистика уйландырырлык: дөньяда аварияләрдә ел саен 1,3 миллионнан артык кеше һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев