Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, савым сыерларның баш санын, алардан сөт савып алуны арттыру һәм сатуда кызыксындыру чарасы буларак, биш һәм аннан да күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга түләүсез файдалану өчен саву аппаратлары бирелә. Бу максатны тормышка ашыруга җирле бюджеттан 600 мең сум акча бүленде. Аңа алынган...

Авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, савым сыерларның баш санын, алардан сөт савып алуны арттыру һәм сатуда кызыксындыру чарасы буларак, биш һәм аннан да күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга түләүсез файдалану өчен саву аппаратлары бирелә. Бу максатны тормышка ашыруга җирле бюджеттан 600 мең сум акча бүленде. Аңа алынган 36 саву аппаратын гаиләләргә бирү башланды инде. Әлеге акция ел буена дәвам итәчәк.

Ветераннар арасында полиатлон буенча Россия беренчелегенә узган ярышларда райондашыбыз - танылган спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов җиңү яулады һәм Эстониядә узачак дөнья Чемпионатында катнашу хокукы алды. Котлыйбыз!

Мәгариф идарәсе тарафыннан 2012-2013 уку елына балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү вакытлары билгеләнде.

Булачак беренчеләрнең ата-аналары 1 апрельдән 31 августка кадәр гаризаларын язмача мәктәпнең үзендә яки Интернет челтәрендә edu.tatar.ru электрон мәгариф адресы буенча мәктәп сайтына кереп, "Мәктәпкә кабул итү" рубрикасында бирә алалар.

"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ ПРЦЭиЭОсы электр участогында елга якын инде капремонт бригадаларындагы электр җиһазларына агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү төркеме эшли. Яңа структура график нигезендә кварталга бер тапкыр агымдагы ремонт үткәрә һәм ике айга бер техник хезмәт күрсәтә. Яңалык үзенең уңай нәтиҗәләрен озак көттермәде: электр җиһазларының сафтан чыгуы аркасында бригадаларның туктап торуы 30 процентка кимеде.

Эш урыннарын оптимальләштерүдән кергән экономиянең 30 проценты эшләүчеләр арасында бүленә. Бу электромонтерларның уртача хезмәт хакын 12 процентка арттыру мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев