Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Инде хәбәр ителгәнчә, 28 апрель, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, предприятиеләр арасында КВН узачак. Утырышта "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Нефтемаш" заводы" ААҖ, "Азнакай УТТ" ҖЧҖ, бораулау эшләре предприятиесе, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә төзү-монтаж идарәсенең КВНда катнашуга заявкалары расланды. Шулай ук хезмәтне саклау...

Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Инде хәбәр ителгәнчә, 28 апрель, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, предприятиеләр арасында КВН узачак. Утырышта "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Нефтемаш" заводы" ААҖ, "Азнакай УТТ" ҖЧҖ, бораулау эшләре предприятиесе, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә төзү-монтаж идарәсенең КВНда катнашуга заявкалары расланды. Шулай ук хезмәтне саклау айлыгына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында җирле бюджет хисабыннан авыл җирлекләре башлыклары укытылды. Әлмәт шәһәренең "Укыту-производство үзәге" үткәргән 40 сәгатьлек укулардан соң алар имтихан бирде һәм сертификат алды. Хезмәтне саклау буенча координацион совет рәисе Н.Нәгыймов мондый программаның гамәлдә беренче тапкыр кулланылуын, районда хезмәтне саклау мәсьәләләренә җитди караш булуын билгеләп үтте.

Узган атнада Яшьләр үзәгендә яшьләр лидерларының киңәшмәсе узды, анда район оешма, предприятиеләреннән 16 вәкил катнашты.

Яшьләр алдагы шимбә өмәсе турында сөйләштеләр. Ул һава шартлары начар булу сәбәпле, 13 апрельгә күчерелде. Яшьләр командалары арасында кызыклы пейнтбол уенын уздыру турында тәкъдимне карадылар. Шулай ук гаилә айлыгына планлаштырылган Чатыр тауда массакүләм мәдәни чараны оештыру мәсьәләсе дә читтә калмады. Биредә теләүчеләр парапланда очу күнекмәләре ала алалар.

«Эшче яшьләрнең ялын оештыру» буенча анкета сорауларына җавап бирү ярдәмендә лидерлар язма рәвештә үзләренең теләкләре, тәкъдимнәре һәм кисәтүләрен әйтә алдылар.

Узган атна ахырында «Азнакайнефть» идарәсенең Актүбә спорткомплексында «Землеотвод» ҖЧҖ призына 8 волейбол командасы көч сынашты. Көрәш киеренке шартларда барды, чөнки көндәшләрнең барысы да көчле иде. «Татспецтехснаб» ҖЧҖ командасы беренчелекне яулады. 24 нче янгын сүндерү часте спортчылары да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм икенче урынга чыктылар. Лидерлар өчлеген «Азнакайнефть» идарәсе җыелма командасы япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев