Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Узган атнада ЗАГС бүлегендә ана сертификатларын тапшыру һәм сынчылар белән рәссамчылар күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Сынчыларның гаҗәеп эшләре беркемне дә битараф калдырмады. Моннан ун ел элек үзенең идеяләре һәм кабатланмас ижаты белән дан казанган актүбәле Гөлнара Галиуллина һәм гадәти булмаган эшләре белән билгеле Руслан Латыйпов бу юлы көчләрен яңа төрдә...

Узган атнада ЗАГС бүлегендә ана сертификатларын тапшыру һәм сынчылар белән рәссамчылар күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Сынчыларның гаҗәеп эшләре беркемне дә битараф калдырмады. Моннан ун ел элек үзенең идеяләре һәм кабатланмас ижаты белән дан казанган актүбәле Гөлнара Галиуллина һәм гадәти булмаган эшләре белән билгеле Руслан Латыйпов бу юлы көчләрен яңа төрдә - таш фигураларда сынап караганнар. Скульпторлар шәһәребез урамнарындагы таштан ясалган ташбака, суыр, бәрәннәре белән шатландырган иде инде.

- Мин пластилиннан төрле сыннар ясап, ирем Русланга идеяләр бирәм, - ди Гөлнара. - Аннан соң ул аларны ташка уя.

Күргәзмәгә алар ярты ел элек әзерләнә башлаганнар.

- Халык безнең идеяләрне күрсен дидек һәм бу сыннар шәһәребезне бизәр дип өметләнәбез, - ди Руслан Латыйпов.

Тантана залында исә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Гаилә көне белән котлап, ана сертификатларын тапшырды. Хәбибуллиннар, Юнысовлар, Җамалиевлар, Миннеәхмәтовлар, Смеловлар, Галимовлар, Хәсәншиннар, Тазовлар һәм Мияссәровлар күптән көткән документны кулларына алды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә гаиләләргә бүләкләр әзерләгән иде.

Башкаланың "Мирас" спорт комплексында пенсионерлар арасында икенче республика спартакиадасы үтте. Быел ул Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланды. Ярышларда Пенсия фондының район идарәсе командасы да катнашты һәм яхшы гына җиңүләр яулады. Ир-атлар арасында йөзү бәйгесендә Г.Әхмәтҗанов беренче, хатын-кызлар арасында өстәл теннисы ярышында Г.Гомәрова өченче һәм "Күңелле стартлар" эстафетасында Азнакай командасы өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев