Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Узган атнада районыбызның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнөри бәйрәмнәрен билгелөп үттеләр. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин котлады һәм бер төркем шәфкать ияләренә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Азнакай районы башлыгының Почет грамоталары һәм Мактау хатларын, районның 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Ә социаль хезмәткәрләр исә бәйрәмнәрен шулай...

Узган атнада районыбызның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнөри бәйрәмнәрен билгелөп үттеләр. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин котлады һәм бер төркем шәфкать ияләренә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Азнакай районы башлыгының Почет грамоталары һәм Мактау хатларын, районның 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Ә социаль хезмәткәрләр исә бәйрәмнәрен шулай зурлап үткәрүдә ярдәм иткән район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Татар дөньясында танылган әдәбият-сәнгать әһелләре Азнакай төбәген элек-электән үз итте. Шушы көннәрдә генә шәһәребездә Әлмәттә яшәп иҗат итүче Клара Булатова булды һәм район үзәк катапханәсендә шигърият сөюче якташларыбыз белән очрашты. Чара чын-чынлап шигърият-сәнгать бәйрәменә әверелде. Шагыйрә үзенең иҗат тормышында булган кызыклы очракларны искә төшерде, районыбыз артистлары һәм һәвәскәрләр аның шигырьләрен укыды, җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев