Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күктәкәдә кече авыл бәйрәме узды

Районыбызда кече авыл бәйрәмнәрен уздыру менә ике дистәдән артык инде матур традиция булып сакланып килә. "Олысына ни кирәк булса, кечесенә дә шул кирәк" дигәндәй, кечкенә авылларда яшәүчеләрнең дә үзләрен борчыган сораулары бар. Районыбыз җитәкчеләре бәйрәмнәрдә катнашып, халыкның гозер-тәкъдимнәрен тыңлап, аны хәл итү юлларын эзли. Район һәм шәһәр мәдәният йорты каршындагы...

Районыбызда кече авыл бәйрәмнәрен уздыру менә ике дистәдән артык инде матур традиция булып сакланып килә.

"Олысына ни кирәк булса, кечесенә дә шул кирәк" дигәндәй, кечкенә авылларда яшәүчеләрнең дә үзләрен борчыган сораулары бар.

Районыбыз җитәкчеләре бәйрәмнәрдә катнашып, халыкның гозер-тәкъдимнәрен тыңлап, аны хәл итү юлларын эзли. Район һәм шәһәр мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы авыл халкын концерт номерлары белән сөендерә. Авыл уңганнарына бүләк-күчтәнәчләр дә тапшырыла.

Бу көннәрдә шундый бәйрәмнәр Күктәкә һәм Әгер авылларында узды. Кече авыл бәйрәмнәре дәвам итә.

Күктәкә күкрәп алды

Җирлегебезнең иң борынгы авылларыннан берсе ул Күктәкә. Тарихы гаять бай һәм кызыклы. Райондашларга яхшы танылган кешеләре белән дә горурланырлык. Россия Герое Ильяс Сафинның нәсел тамыры да шушында.

Авылның исем аталышы белән бәйле берәр серлелек бармы: республиканың авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәтләрен куйган танылган ветеринария табиблары Нил Төхбәтуллин, Риф Сәйфуллин, Татарстанның Атказанган табибы Рәдис Гайфуллин да шушында туып үскәннәр. Азнакайлылар зур хөрмәт иткән күренекле медицина табибы Хәким Измайлов, авылның социаль үсешенә зур өлеш керткән аның улы - нефть тармагы предприятиесе җитәкчесе Рамил Измайлов, Азнакай җылылык челтәре предприятиесе директоры Азат Мирмиев белән дә горурланалар биредә.


Авыл бәйрәменә аның читтәге балалары да кайту җаен тапкан. Озак очрашмаган авылдашлар бер-берләре белән кочаклашып күрешә, хәл-әхвәл белешәләр. Яшьлек эзләрен сагындырып, үзешчәннәрнең җыр-моңнары татлы истәлекләрдә йөртә...


Күктәкәдә тырыш, эшкә уңган халык яши. Әнә, осталарның кул эшләре күргәзмәсенә мөкиббән киткәннәр. Чигүле сөлгеләр татар халкының никадәр бай фантазияле, иҗади ялкынлы булуы турында сөйли. Бер урында пылау пеште, ачык йөзле хуҗабикәләр чәй табынына дәште. Әнә шулай районыбызда матур гадәткә кергән Кече авыл бәйрәмен быел күктәкәлеләр ачып җибәрде.


- Районда бәләкәй авылларга мондый игътибар булганда, алар бетми, гөрләп яшәячәк, - ди Күктәкә авылы старостасы, авыл Советы депутаты Мәүләветдин Таҗиев. - Җитәкчелекнең бик отышлы сәясәте бу. Яшьләрне авылда калдыру, җиргә тарту өчен иң беренче чиратта кешегә игътибар, кайгырту кирәк шул.


Авылда 360лап кеше яши. Аларның 88е пенсионерлар. Димәк, авыл яшьләр кулында, аның киләчәге өметле.


- Мондый бәйрәмнәр халыкны тагын да берләштерә бит ул, - дип сүзгә кушыла Тымытык авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Радик Солтанов. - Җитәкчеләр белән эчкерсез аралашканда проблемалар да хәл ителә, аңлашылмаучылыкларга да урын калмый.


Халык рәхәтләнеп аралашты, бәйрәм итте. Озын кышта бераз талчыккан күңелләр күтәрелеп, җилкенеп алды...


Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күктәкәдә кече авыл бәйрәме узды