Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре Елга тарихы тагын да тулыланды

Узган шимбәдә Кәкре Елга авылы мәдәният йортында "Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Риваятьләр буенча авылның башлангычы 1590 елларга туры килә. Тарихи документларда ул 1709 елларда искә алына. 19 нчы гасыр урталарында Кәкре Елга бу төбәктә иң зур авылларның берсе була. 1912 елда Рәсәйнең дүртенче...

Узган шимбәдә Кәкре Елга авылы мәдәният йортында "Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

Риваятьләр буенча авылның башлангычы 1590 елларга туры килә. Тарихи документларда ул 1709 елларда искә алына. 19 нчы гасыр урталарында Кәкре Елга бу төбәктә иң зур авылларның берсе була. 1912 елда Рәсәйнең дүртенче Хөкүмәт Думасына шушы авыл кешесе Минһаҗедин Миңнегалиев сайлана. Совет чорында активист Кәлим Фәйзиев КПСС райком секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу китапта аның тарихи материаллары да киң файдаланылган.

Җаваплы урыннарда эшләгән Ниһат Мозаффаров, Ринат Гыйльманов, Гариф Галимов, Хәбип Баянов, Рудис Сәлахов, Мәгариф Ситдиков, Риф Галимов, Рафаэль Бәхтиев, Мингәрәй Хәмидуллин кебек данлыклы җир улларын тудырып үстергән авыл ул!

Китапны төзүче Марсель Гарипов, баш редакторы, китапка үзенең дә Кәкре Елга турында шигыре һәм истәлекләре кергән Илдус Гыйләҗев, җаваплы редакторы Ниһат Фәррахов авылның бай тарихлы булуы турында сөйләделәр.

Китап төрле чорларны, төрле өлкәдә тырыш хезмәтләре белән танылган шәхесләрне колачлаган. Аны чыгаруда РФ һәм ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Х.Баянов белән Р.Сәлаховның өлеше зур.

Авылның аксакалы Кәбир Вәлиев китапның киләчәк буын өчен кадерле ядкарь булуын ассызыклады һәм аны чыгаручыларга авылдашларының рәхмәтен җиткерде.

Кичә авыл үзешчәннәренең җыр-моңнары, шушы авылда туып-үскән шагыйрьләр Марсель Сираҗиев, Нәфис Гәрәйшин, Гөлсирин Гобәйдуллна шигырьләре белән үрелеп барды.

"Марс" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Зарипов һәм авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхитҗанов авылның бүгенгесе һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов күренекле шәхесләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул китапның дәвамы булып, киләчәктә тагын да тулылынып чыгуын теләде.

Нурулла Гобәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кәкре Елга тарихы тагын да тулыланды