Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре Елга авылында яшәүче кадерле кешебез Әмир Һади улы Мостафинны 80 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

80 яшь ул - озын гомер юлы, Аны узу - үзе зур бәхет. Тырыш хезмәт, изге эшләр белән Бизәдең син аны һәрвакыт. Җан рәхәте бирсен Аллаһ сиңа, Тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын әле озак еллар Гел шатланып кына яшәргә. Бердәнберебез! Безне җил-яңгырдан саклап, авырлыклар сиздермичә, тормыш муллыгында яшәтүче иң...

80 яшь ул - озын гомер юлы,

Аны узу - үзе зур бәхет.

Тырыш хезмәт, изге эшләр белән

Бизәдең син аны һәрвакыт.

Җан рәхәте бирсен Аллаһ сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар

Гел шатланып кына яшәргә.

Бердәнберебез! Безне җил-яңгырдан саклап, авырлыклар сиздермичә, тормыш муллыгында яшәтүче иң изге, иң күркәм гаилә башлыгыбыз син, әтиебез. Синең акыллы киңәшләрең, бәхеттән балкыган елмаюлы карашың бу тормышта горур булып, нигезебезнең ныклыгына ышанып яшәргә ярдәм итә.

Сикәлтәле тормыш юлыңда нинди генә авырлыклар күрсәң дә, күңелеңдә киләчәк якты көннәргә өмет, ышаныч сүнмәде, сүрелмәде. Туган нигезебезгә кайтып, әниебез белән икегезне исән-имин күрү - безнең өчен иң зур байлык.

Тырыш хезмәттән башканы белмәүче әтиебезгә киләчәктә дә, безгә терәк, таяныч булып, әниебез - күз нурыбыз белән муллыкта, җан тынычлыгы белән, безне сөендереп, озак еллар саулыкта, иминлектә яшәвен теләп калабыз.

Әтиле йорт - иң бәхетле нигез,

Һәрчак ачык аның капкасы.

Ихатасы нурлы, табыны тулы,

Бәхет белән балкый як-ягы.

Мәңге шулай тәрәзәләрдә

Балкып торсын иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Иң изге, иң матур теләкләр белән: тормыш иптәшең Тәзкирә, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың

Кәкре Елга - Азнакай - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев