Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Кәкре-Елга авылы биләмәсендә сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына мемориаль такта ачылды
Бөек Җиңүнең 68 еллыгын каршылаганда Кәкре-Елга авылы биләмәсендә сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына мемориаль такта ачу тантанасы булды. Кәкре-Елга, Кәтем, Якты юл авылларыннан яше-карты чәчәкләр тотып тантанага килде. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, муниципаль район башлыгы исеменнән Марат Авзалов бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Яшь буын, мәктәп...
Бөек Җиңүнең 68 еллыгын каршылаганда Кәкре-Елга авылы биләмәсендә сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Кәкре-Елга, Кәтем, Якты юл авылларыннан яше-карты чәчәкләр тотып тантанага килде. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, муниципаль район башлыгы исеменнән Марат Авзалов бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Яшь буын, мәктәп укучылары сугыш чоры күренешләрен үз эченә алган театральләшкән тамаша күрсәтте, шигырьләр укыдылар.
Мемориаль тактаны ачу хокукы тыл ветераннары - Хаҗия Афзалова, Мөгаздәдә Хәйруллина һәм сугыш чоры балалары - Нурулла Гобәйдуллин, Рудис Сәлаховка бирелде. Иң беренче чәчәкләрне "Марс" ҖЧҖ директоры Рамил Зарипов һәм озак еллар дәвамында механик-механизатор булып эшләгән Илдус Афзалов салды. Тыл ветераны Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов сугыш чорында кичергән авырлыклары хакында ачынып сөйләде. Бөек Ватан сугышы ветераны Кәбир ага Вәлиевның чыгышы бүгенге яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Ул яшьләрне чын патриот булырга чакырды.
Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы булып калырга тиеш. Яу кырларында ятып калганнарның рухларын рәнҗетмичә яшәсәк иде. Мәңгелек дан аларга, урыннары оҗмахта булсын!
Бәйрәм авылның барлык ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән берлектә чәй өстәле артында дәвам итте.
Нурулла Гобәйдуллин, Азнакай шәһәре ветераннар советы әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев