Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киңәшкә колак салыгыз, ирләр!

Ирләр, белеп яшәгез: хатыныгызның тышкы кыяфәте күп очракта сезгә бәйле. Мәхәббәт һәм наздан хатыннар нур чәчә һәм аларның йөзе гүзәл була. *** Көнләшмәскә тырышыгыз, һич югында бу хисегезне хатыныгызга сиздермәгез. Әгәр хәләлегезгә бүтән ирләр дикъкать итә икән, димәк, хатыныгыз чибәр һәм бу сезнең өчен плюс кына. Әгәр инде көнчелеккә чыдамыгыз...

Ирләр, белеп яшәгез: хатыныгызның тышкы кыяфәте күп очракта сезгә бәйле. Мәхәббәт һәм наздан хатыннар нур чәчә һәм аларның йөзе гүзәл була.
***
Көнләшмәскә тырышыгыз, һич югында бу хисегезне хатыныгызга сиздермәгез. Әгәр хәләлегезгә бүтән ирләр дикъкать итә икән, димәк, хатыныгыз чибәр һәм бу сезнең өчен плюс кына. Әгәр инде көнчелеккә чыдамыгыз җитми икән, хатыныгызга бу хакта әйтсәгез, бу кычкырусыз-җәнҗалсыз, шаяру төсендә генә булсын. Сезне чын-чынлап яраткан хатын кичерешләрегезне аңлар һәм истә тотар.
***
Хатыныгыз яңа алка такканмы яисә чәчен матурлап ясатканмы - нинди яңалык күрсәгез дә искәрми калмагыз. Шундый вак-төяккә сезнең игътибарлы булуыгыз аңа байтак ләззәтле минутлар китерер, бу исә аның кәефенә тәэсир итми калмас.
***
Әгәр хатыныгыз сездән соңрак кайтып керсә, бөтен шөгыльләрегездән аерылып торыгыз (хәтта телевизордан бик шәп матч күрсәтсәләр дә!), аның пальтосын салдырыгыз, сумкасын алып куегыз һәм берничә назлы сүз әйтегез. Шуннан соң сез бик тыныч күңел белән матчны карый яисә газета укый аласыз, хатыныгыз борчымас һәм дәгъва белдермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киңәшкә колак салыгыз,ирләр!