Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе ел уңышы турында бүгеннән

Узган атнада «Чалпы» ҖЧҖдә авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, орлыкчылык инспекциясе катнашында көзге чәчү эшләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә ТР буенча «Россия авыл хужалыгы үзәге» ФДУ филиалы җитәкчесе, урып-җыю эшләре чорында районга беркетелгән вәкил Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА - Урып-җыю эшләрен...

Узган атнада «Чалпы» ҖЧҖдә авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, орлыкчылык инспекциясе катнашында көзге чәчү эшләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә ТР буенча «Россия авыл хужалыгы үзәге» ФДУ филиалы җитәкчесе, урып-җыю эшләре чорында районга беркетелгән вәкил Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

- Урып-җыю эшләрен уңышлы гына тәмамлап киләбез, инде көзге чәчү эшләрен дә үзвакытында, тиешле технологияләрне саклап, сыйфатлы итеп башкарып чыгыйк. Алда зур бәйрәмнәр тора. Аны матур эшләребез белән каршы алыйк! - диде Марсель Зөфәр улы киңәшмәне ачып.
Т. Һадиев уҗым культуралары чәчүнең технологик үзенчәлекләре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Аның никадәр мөһим һәм җаваплы чара булуына басым ясады.
Быел районда бу эшне 16 мең гектарда башкару планлаштырыла. Көзге культуралар киләсе ел уңышының нигезен тәшкил итә, корылык килгәндә дә уңышка гарантия бирә. Соңгы еллар коры килү сәбәпле, дым катламын саклау аеруча мөһим. Аның һәр граммы бөртеклеләрнең ныгып калуына ярдәм итсен өчен бар шартларны да үтәргә, үзвакытында чәчәргә кирәк. Шунысы мөһим: бөртеклеләр тикшерелмичә, агуланмыйча җир куенына кертелерә тиеш түгел. Уҗым культуралары кайгыртучан мөнәсәбәт, игътибар сорый. Югары агротехник таләпләрне саклау, тиешенчә минераль ашламалар кертү, чүп үләннәре, корткычларга каршы даими көрәш...
- Бу таләпләрнең берсе генә үтәлмәсә дә, уңышка өмет итеп булмый, - диде Таһир Галимҗан улы. - Җир тиешенчә тәрбияләгәндә генә юмарт булып үз уңышын бирә. - Шушы гадәти генә кагыйдәләрне сакламаганда, без миллионнарны югалтабыз.
Әйе, соңгы корылыклы еллар безгә ныклы сабак бирде. Һавадан яңгыр көтеп ятып кына булмый хәзер, булган бөтен мөмкинлекләрне дә барларга, җирләрдән рациональ файдаланырга кирәк. Чәчүлек җирләрдә чүп үләннәре үстерү, корткычлардан талату җинаятькә тиң.
Семинардагылар «Чалпы» хуҗалыгы объектларында булып, орлыкларны саклау, аларга инкрустация ясау буенча фикер алыштылар. Басуларда чәчү эшләренең барышы белән таныштылар. Көзге чәчү эшләрен 5 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләсе ел уңышы турында бүгеннән