Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кичә Төркиянең иң абруйлы кешеләреннән берсе Азнакайга эшлекле визит ясады

Кичә Азнакайга Төркиянең сәнәгать үзәге саналган Мерсиннан илнең иң абруйлы кешеләреннән берсе, дөньякүләм танылган "ARBEL" компаниясе директорлар шурасы рәисе Мәхмүт Арслан эшлекле визит ясады. Кунакны район башлыгы Марсель Шәйдуллин эш кабинетында каршы алып, ике арада дустанә шартларда эшлекле сөйләшү барды. Район белән кыскача гына таныштырганнан соң, Марсель Зөфәр улы инвесторны...

Кичә Азнакайга Төркиянең сәнәгать үзәге саналган Мерсиннан илнең иң абруйлы кешеләреннән берсе, дөньякүләм танылган "ARBEL" компаниясе директорлар шурасы рәисе Мәхмүт Арслан эшлекле визит ясады.

Кунакны район башлыгы Марсель Шәйдуллин эш кабинетында каршы алып, ике арада дустанә шартларда эшлекле сөйләшү барды. Район белән кыскача гына таныштырганнан соң, Марсель Зөфәр улы инвесторны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Бизнес нигезе бөртеклеләр җитештерү, эшкәртү һәм сату белән бәйле булган Мәхмүт Арслан әфәндене барсы да кызыксындырды: районның республикада алдынгылар рәтендә барган игенчелек өлкәсе дә, җитештерү предприятиеләре, Тарсус шәһәре белән тугандашлык җепләрен бәйләгән мәдәният-сәнгать тә... Үз чиратында, ул дөнья базарында үз урынын тоткан "ARBEL" компаниясе хакында да шактый гына сөйләде. Аның бизнесы трансмилли характерда, ягъни предприятиеләре җир шарының күп почмакларында: Канадада, Кытайда, АКШта, Африкада... Россиянең Ростов һәм Пенза өлкәләре агросәнәгатьләре белән дә икътисади элемтәләр урнаштырылган.


-Әле менә сезгә Париждан килешем, - диде ул. - Республикагыз башкаласы Казанны әлегә Пензага очканда, һавадан гына күреп йөри идем, инде менә мәркәзегезне генә түгел, Азнакайны күрү, Сезнең белән тагын очрашу җае туды.


Очрашуның бер истәлеге булып калсын дип, ике як та бер-берләренә сувенир-бүләкләр тапшырды.


-Сезнең район инновация, инвестиция потенциалыннан чыгып караганда ике як өчен дә файдалы мәйдан. Яшь, энергияле, булдыра ала торган Сезнең кебек җитәкченең җирле җитештерүчеләрне яклауга һәм агробизнесны үстерүгә әзер торуын ихластан хуплыйм һәм югары бәялим, - дип ассызыклады дөньякүләм абруйлы бизнесмен. Эшлекле визит районыбызның авыл хуҗалыгы һәм бу тармакта җитештерелгән продукцияне эшкәртү предприятиеләрендә дәвам итте.

Лиза Нурлыева,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә Төркиянең иң абруйлы кешеләреннән берсе Азнакайга эшлекле визит ясады