Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кичә Азнакайның 5 нче мәктәп укучылары шәһәр судына экскурсия ясадылар

Шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм федераль судьялар укучыларга суд тарафыннан кара-лучы эшләр төре хакында сөйләделәр, балигъ булмаган гражданнарның хокук һәм бурычлары белән таныштырдылар. Балигъ булмаган балалар катнашындагы җинаять эшләре, аларга нинди җәзалар күрелүе, мондый кыңгыр юлга басуның сәбәпләре турында мисаллар белән, дәлилләр китереп сөйләүләрен үсмерләр тын да алмый, дикъкать...

Шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм федераль судьялар укучыларга суд тарафыннан кара-лучы эшләр төре хакында сөйләделәр, балигъ булмаган гражданнарның хокук һәм бурычлары белән таныштырдылар. Балигъ булмаган балалар катнашындагы җинаять эшләре, аларга нинди җәзалар күрелүе, мондый кыңгыр юлга басуның сәбәпләре турында мисаллар белән, дәлилләр китереп сөйләүләрен үсмерләр тын да алмый, дикъкать белән тыңладылар. Кайчагында уйлап бетермичә, уен итеп кенә кылынган гамәлнең дә җинаятькә этәрүе, авыр нәтиҗәгә китерергә мөмкин булуы хакында искәрттеләр. Укучылар үзләре дә кызыксынып, Йосыф Җәмил улына бер-бер артлы сораулар яудыра тордылар. Аларны судта эше каралган үсмерләрнең күбрәк нинди төр җинаять кылулары, нинди җәзага тартылулары, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек кулланучыларга салынган штраф күләме һәм тагын бик күп нәрсәләр кызыксындырды.


Суд рәисе ярдәмчесе Маргарита Калиниченко кунакларга суд бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Әле сентябрьдә генә ачылган музей аларны аеруча җәлеп итте. Суд тарихы, төрле чорларда эшләгән судьялар турында мавыгып тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә Азнакайның 5 нче мәктәп укучылары шәһәр судына экскурсия ясадылар